Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең көч – Халыклар бердәмлегендә

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын йөрәктән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! 2005 нче елдан алып, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Безнең дәүләтебезнең бай һәм мактаулы тарихы бар. Күп гасырлар дәвамында төрле милләт, дин һәм катлам кешеләре Ватаныбызның иреген һәм бәйсезлеген саклап килгәннәр. Көчле Россиянең төп шарты - ул халыклар...

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын йөрәктән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! 2005 нче елдан алып, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Безнең дәүләтебезнең бай һәм мактаулы тарихы бар. Күп гасырлар дәвамында төрле милләт, дин һәм катлам кешеләре Ватаныбызның иреген һәм бәйсезлеген саклап килгәннәр.


Көчле Россиянең төп шарты - ул халыклар бердәмлегендә, - дип ассызыклады үзенең котлавында район башлыгы Камил Гилманов. - Бүген без, бабаларыбызның бөек батырлыкларына таянып, игътибар үзәгендә кеше һәм граждан торган дәүләт төзибез. Бу мөһим эштә безгә ил, республика, район эшләрен алып баруда кызыксыну уяту, барлык кешеләр файдасына хезмәт кую, гражданнарның үз карарлары һәм гамәлләре өчен җавап бирергә әзер булу принципларына таянырга кирәк. Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелемнән хезмәтегездә уңышлар, тынычлык, бәхет, бәрәкәт юлдаш булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев