Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ә безнең ишегалдында – асфальт

Аксубай бистәсенең яхшы якка үзгәрүен бер генә аксубайлы да күз уңыннан читтә калдырмыйдыр. Сүз бистә үзәге, мәйданнар, урамнар турында гына бармый. Ә күпкатлы йортларның ишегаллары турында да. Язгы-көзге чорда аларның күбесе яныннан сазга чуммыйча, аяк киемен пычратмыйча йөрергә мөмкин түгел. "Татавтодор" ААҖның Аксубай филиалы хезмәткәрләре шундый ишегалларын төзекләндерү эшләрен башладылар....

Аксубай бистәсенең яхшы якка үзгәрүен бер генә аксубайлы да күз уңыннан читтә калдырмыйдыр.



Сүз бистә үзәге, мәйданнар, урамнар турында гына бармый. Ә күпкатлы йортларның ишегаллары турында да. Язгы-көзге чорда аларның күбесе яныннан сазга чуммыйча, аяк киемен пычратмыйча йөрергә мөмкин түгел. "Татавтодор" ААҖның Аксубай филиалы хезмәткәрләре шундый ишегалларын төзекләндерү эшләрен башладылар.


- Төзекләндерүнең өй яны территорияләренә асфальт салу программасына быел җитмеш миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бер күп катлы йорт ишегалдына асфальт салу өчен уртача бер миллион сум акча кирәк, - дип аңлатма бирде инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов.


Якын арада Октябрь урамының 35 нче, Ленин урамының 12 нче, Мазилин, Золин урамнарында урнашкан күпкатлы йорт ишегалларында каты япма барлыкка килергә тиеш. Без юл бригадасы белән соңгы адрес буенча очраштык. Асфальт салу - күп кенә нечкәлекләрне үз эченә алган бик четерекле хезмәт. Ул осталар телендә "юл киеме" дип аталган юл тукымасын җәюдән башлана. Беренче чиратта, йорт яны территорияләреннән җирнең өске катламы кырып алына. Әлеге эшне экскаватор машинисты Эльвир Низамов башкара.

Автогрейдерга идарә иткән Валерий Жарков бөтен җирлеккә ком һәм вак таш тарата. Аннары каток машинисты Салават Гималтдинов эшкә керешә. Әлеге процесста юл хезмәткәрләре Азат Сафин һәм Максим Цветков катнаша. Виталий Суворов төягеч белән автомобильләргә туфрак төяп тора. (Туфрак чыгару калдыксыз җитештерү дип исәпләнә. Йорт территорияләреннән экскаватор белән алынган туфрак соңрак юлларны ремонтлаганда кулланылачак). Эш тәмамлангач - юл "киеме" әзер булгач - асфальт түшәүчеләр эшкә керешә. Юл тукымасын түшәүче транспорт хезмәте бригадасында зур йөк автомобильләре шоферлары Фазыл Сафин, Анатолий Емельянов, Валерий Ильденеев эшли.


Без эшчеләр белән сөйләшкәндә, өйдән өлкәннәр һәм балалар чыкты. Алар елмаеп, эшчеләргә кул изәделәр. Халыкка техника гөрелдәве дә, йорт яннарының казылуыннан килеп чыккан вакытлы мәшәкатьләр дә комачауламый. Иң мөһиме - аннары юлларда пычрак булмаячак. Йортлар ремонтланган, респектабельле төс алган, ә йорт ишегаллары асфальт япма белән дә капланса, бу территорияләр бөтенләй дә заманчага әвереләчәк.


- Күрәсездер, без бердәм һәм тотрыклы эшлибез, - дип ассызыклады участок мастеры Павел Жарков. - Кәефләр шәп, эшлекле рухта. Әлеге программа тәмамлангач, безне яңа объектлар көтә.


Якын арада Октябрь урамындагы 35 нче, Ленин урамындагы 14 нче, Мазилин урамындагы 29 нчы, Золин урамында урнашкан күпфатирлы йортларның ишегаллары каты япма белән капланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев