Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең газетага 85 ел

Мөхтәрәм газета укучылар! Бүген "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" газеталарына 85 ел тулды! Редакция коллективы тугры газета укучыларны уртак бәйрәм белән котлый! Безнең газетаны елдан-елга, буыннан-буынга алдырткан һәм аны гаилә йолаларының бер өлешенә әверелдергән гаиләләргә рәхмәтебез чиксез. Шул дәвердә газета күп үзгәрешләр кичерде, әмма ул сезгә, газета укучылар, һәрвакытта...

Мөхтәрәм газета укучылар! Бүген "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" газеталарына 85 ел тулды!



Редакция коллективы тугры газета укучыларны уртак бәйрәм белән котлый! Безнең газетаны елдан-елга, буыннан-буынга алдырткан һәм аны гаилә йолаларының бер өлешенә әверелдергән гаиләләргә рәхмәтебез чиксез.


Шул дәвердә газета күп үзгәрешләр кичерде, әмма ул сезгә, газета укучылар, һәрвакытта да тугры булып калды. Гореф-гадәтләрне саклап, без бөтен яңалыкларны үзләштерергә, районда барган үзгәрешләрне яктыртырга тырышабыз.


Моннан тыш, без үзебезнең aksubayevo.ru сайтында аны электрон төрдә дә тәкъдим итәбез. Шуңа күрә безне район һәм республикада гына түгел, башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче якташларыбыз да укый.


Киләчәктә дә, мөхтәрәм газета укучылар, сезнең белән бергә газетаны тагын да кызыклырак итәрбез. Алга таба да безнең белән калыгыз, барлык вакыйгалар белән хәбәрдар булырсыз!


"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы коллективы исеменнән гомерләренең иң матур елларын газетага багышлаган ветераннарыбызны, остазларыбызны юбилей белән тәбриклим. Без сез башлангыч салган йолаларны саклыйбыз һәм ярдәмегезне тоеп эшлибез.


Газета редакциясе коллективы район башлыгы Камил Гилманов, аның ярдәмчесе Юныс Хәмидуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов тарафыннан һәрдаим ярдәм тоеп эшли, моның өчен аларга рәхмәтебезне белдерәбез.


Безне икътисадый элемтәләр һәм бизнес-проектлар бәйләп торган бизнес-партнерларыбызга һәм реклама бирүчеләргә финанс тотрыклылыгы телисе килә.


Сезнең һәрбарчагызны юбилей белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев