Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең чабышкылар сынатмады

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Әлмәт шәһәрендә "кара алтын" табучылар бәйрәменә махсус әзерләнгән атлы спорт ярышлары уздырылды. Ярышлар шәһәр ипподромында үтте, анда безнең спортчылар да катнашты. Район данын республика һәм Россия ат узышларында даими катнашып килгән "Актай" ААҖ чабышкылары яклады. Агрофирма директоры Иван Шугаев сүзләренә караганда, чабыш атлары...

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Әлмәт шәһәрендә "кара алтын" табучылар бәйрәменә махсус әзерләнгән атлы спорт ярышлары уздырылды.


Ярышлар шәһәр ипподромында үтте, анда безнең спортчылар да катнашты. Район данын республика һәм Россия ат узышларында даими катнашып килгән "Актай" ААҖ чабышкылары яклады. Агрофирма директоры Иван Шугаев сүзләренә караганда, чабыш атлары әйбәт әзерлекле булып, Аксубайда ат спортының югары дәрәҗәдә булуын исбатлап, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Шулай итеп, Татарстан нефте ветераннары призына тугыз яшьлек һәм өлкәнрәк чабышкы атлары арасында 1600 метрлы дистанциядә "Рокбурбон" атлы чабышкы (җайдагы В. Баэр) беренче призлы урынны яулады. Ә "Татнефть" ААҖ призына узышларда 4 яшькә кадәрле юртаклар арасында 2000 метрлы дистанциядә "Звездопад" атлы чабышкы (җайдагы В. Красин) өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев