Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безгә яхшы юллар кирәк

Якшәмбе көнне Аксубай районы юлчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Сүз уңаенда, быелгысы ел коллектив өчен икеләтә бәйрәм елы. Аксубай юл ремонт-төзү участогы турындагы тарихи белешмәгә нигезләнеп, ТАССР Аксубай районында юл бүлеге якынча 1930 нчы елда төзелгән (төгәл дата күрсәтелмәгән). Ләкин архивта даими сакланган документлар арасында шәхси состав турындагы белешмәләр...

Якшәмбе көнне Аксубай районы юлчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.



Сүз уңаенда, быелгысы ел коллектив өчен икеләтә бәйрәм елы. Аксубай юл ремонт-төзү участогы турындагы тарихи белешмәгә нигезләнеп, ТАССР Аксубай районында юл бүлеге якынча 1930 нчы елда төзелгән (төгәл дата күрсәтелмәгән). Ләкин архивта даими сакланган документлар арасында шәхси состав турындагы белешмәләр бар (мәсәслән, хезмәт хакы тәләү исемлеге). Бүлек икенче тапкыр, район1962 елда таркалып, 1965 елда яңадан үз статусын алгач һәм башкарма комитет каршында "Автомобиль юллары төзү һәм ремонтлау бүлеге " барлыкка килгәч оеша һәм яңа база төзелеше башлана. Юл участогы төрле елларда төрлечә атала: "Өлкән юл мастеры дистанциясе", "2670 нче санлы производство юл участогы", "Юл ремонтлау-төзү участогы". Шулай булгач, юлчыларның быел юбилей елы - башкарма комитетның юл бүлеге оешуга 80 ел.


Бүген юлчылар "Татавтодор" ААҖнең Аксубай филиалы эшчеләре булып саналалар. Оешма штатында 114 кеше. Предприятиене Фәнис Сафин җитәкли.

Быелгы җәйге чорда юлчылар 10,9 километр юлга асфальт салдылар, 5,3 километрга - җиңелчә катлам (ШПС), 161 мең тоннадан артык туфрак, 63 мең тоннадан артык ком, 75 мең тоннадан артык вак таш, 30 мең тоннадан артык асфальт ташыдылар.

Быел каты һәм вак таш-ком катламлы юл Яңа Кармәткә, Яңа Александровка, трассадан Урмандеевога, Культура, Иске Ибрай (авыл эчендә) авылларына кадәр салынды, янгын часте янындагы юлга (буага) капиталь ремонт ясалды, Энгельс, Каенлык, Хәсән Туфан, 8 нче Март, Космонавтлар урамнарына асфальт салынды, Мазилин, Ленин урамнарындагы күпкатлы йортларның ишегалларына асфальт түшәлде.


Сезон дәверендә без юлчылар белән күптапкырлар очраштык һәм алар башкарган эшләр турында яздык - кайбер урыннарда юллар озынлыгы километрларга, ә кайбер урыннарда йөзләгән метрларга тиң.


Юлларны ремонтлау һәм төзүнең кайнар чоры тәмамланды. Алда исә юлчыларны тагын да җаваплырак ел фасылы - кыш көтә. Күпләп кар явуы күзәтелү белән юл чистарту техникасы ике сменада эшли башлаячак. Әзерлек линейкасына юлларны кардан чистартырга яраклаштырылган 7 машина, 4 МТЗ тракторы, 3 автогрейдер, 2 төягеч, К-700 тракторы куелган, 6365 тонна комлы-тозлы катнашма әзерләнгән. Сүз уңаенда, юлчылар торак пунктлар урамнарын кардан чистарту белән шөгыльләнмиләр, алар авылларга кадәр илткән юлларга гына хезмәт күрсәтәләр.


- Без өч йөз километр тәшкил иткән юлларны ремонтлау, төзү һәм аларны тиешле тәртиптә тоту белән шөгыльләнәбез, - дип сөйли юл участогы директоры Фәнис Сафин. - Юлчы һөнәре җиңел түгел. Безнең эш көнебез иртә таңнан башлана һәм караңгы кичтә генә тәмамлана. Коллективта озак еллар эшләгән һәм яшьләр өчен үрнәк булып торган ветераннарга рәхмәт әйтәсем килә. Бездә эшләүче һәркемгә, мөхтәрәм ветераннарга саулык-сәламәтлек, озын гомер телим.


Коллектив турында сөйләшкәндә, җитәкче, монда һәркем тырышып, бар көчен куеп эшли, дип билгеләп үтте. Ә инде һөнәри бәйрәм алдыннан иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. РФ Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы белән - Александр Жарков, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы белән - Фәнил Низаев, Россия транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты белән - Галина Таиркина, Татарстан депортаменты һәм юл хуҗалыгы министры Рәхмәт хаты белән Илдар Мингалимов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев