Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безгә уңыш юлдаш булсын иде

Яңа елдан безне берничә көн генә аерып тора. Ә бүген үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйсы гына калды. Район өчен ул нинди булды, нәрсәсе белән истә калды, киләсе елда безне нәрсә көтә, бу хакта, күркәм гадәт буенча, район башлыгы Камил Гилманов белән сөйләшәбез. -Камил Камалович, узган һәр ел район өчен яңа...

Яңа елдан безне берничә көн генә аерып тора.


Ә бүген үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйсы гына калды.
Район өчен ул нинди булды, нәрсәсе белән истә калды, киләсе елда безне нәрсә көтә, бу хакта, күркәм гадәт буенча, район башлыгы Камил Гилманов белән сөйләшәбез.
-Камил Камалович, узган һәр ел район өчен яңа бурычлар һәм гамәлләр елы булып тора. Сез һәм сез җитәкләгән команда ел башында үз алдына төрле бурычлар куйды. Алар ни дәрәҗәдә тормышка ашты?
-Чынлап та, күп нәрсә планлаштырылган иде, һәм бүген, тулы җаваплылык белән әйтә алам, билгеләнгән һәр план тормышка ашты. Ел дәвамында эшчәнлекнең барлык юнәлешләре - мәгариф, медицина, төзелеш, төзекләндерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге федераль, республика, район дәрәҗәсендәге 9 программа тормышка ашырылды. Бу район гражданнарының тормыш шартларын яхшыртуга тотылган средстволар. Чөнки районда юллар, суүткәргеч төзелде, социаль-әһәмиятле объектлар торгызылды һәм капиталь ремонтланды.
Шулай да, безнең районда авыл хуҗалыгы тормышы беренче урында тора кебек.
-Әлбәттә инде, авыл хуҗалыгы - район эшчәнлегендәге иң мөһим тармакларның берсе. Бу исә перспективалы эшләүче агрофирмалар, фермер хуҗалыклары, меңләгән гектар басулар, терлекләр.
Игенчеләребез, механизаторлар һәм шикәр чөгендере игүчеләребез бик яхшы эшләделәр. Бу хезмәтнең нәтиҗәсе-сыерлардан алынган продукциянең артуы. Терлекчелектә дә уңай нәтиҗәләргә ирешәбез. Тулаем алганда, быел районга акчалата кергән керем 840 миллион сумнан артык тәшкил итә. Бу-"ВАМИН-Аксу", "Продкорпорация", "Аксу Агро", "Алтэкс", "Актай", "Колос", "Батыр" агрофирмалары хезмәткәрләре һәм перспективалы эшләүче җитәкчеләрнең казанышы. Бүгенгесе көндә иң эре дип саналган "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы авыр чор кичерә. Эш нәтиҗәле булсын өчен, хәтта чит ил кешесен дә чакырдык. Районда дуңгыз ите, сарык ите җитештерү, мөгезле эре терлекләр үстерү белән шөгыльләнүче тотрыклы 16 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.
-Район халкына әлеге ел зур төзелеш һәм үзгәртеп корулар елы буларак истә калачак. Кайсы объектлар төзелгән, кайсылары капиталь ремонтланган икән?
- Әйдәгез, район үзәгеннән башлыйк. Төзекләндерү программасы кысаларында үзәк мәйданга брусчатка салынды, ике парк брусчатка белән тоташтырылды, шунда ук яшел үсентеләр утыртылды, балалар паркы яңартылды. Беренче сентябрьдә капиталь ремонттан соң район үзәгендәге 3 нче мәктәп, Иске Кыязлы, Иске Мокшино урта мәктәбе үз ишекләрен яңадан ачты. Республика көнендә Урмандеевода күпфункцияле үзәк ачылды-бер түбә астында клуб, ФАП һәм китапханә урнашты. Район үзәгендә "Саф су" программасы актив эшләде, Аксубайда, Октябрь, Культура поселогында суэтем башнялары үзгәртеп корылды. "Авылны социаль үстерү" федераль программасы кысаларында Иске Ибрай, Иске Кыязлы, Иске Савруш авылларында суүткәргеч салынды.
2013 елда Кызыл Тау һәм Ерепкино авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылды. Моңа өстәп, Трудолюбово, Иске Татар Адәмсуы, Түбән Татар Майнасы, Мюд һәм Кәкре Күлдә фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь ремонтланды. Район үзәгендә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча ике торак йорт ремонтланды. Ел узганда Мюд һәм Иске Кыязлыда полициянең участок уполномоченныйлары өчен ике өй файдалануга тапшырылды.
-Быел Татарстан башкаласында үткәрелгән Универсиада да безнең районны читләтеп үтмәде бит...
-Безнең район да әлеге спорт ярышларын карап торды. Җитмәсә, аксубайлылар Универсиада объектларын төзүдә актив катнаштылар. Безнең полиция, энергетика хезмәткәрләре Универсиада объектларында иминлек тәэмин иттеләр. Әлеге массакүләм спорт чараларында актив катнашканы һәм иң төп объект - Спорт Сараен төзүдә ярдәм иткәннәре өчен безнең районга балалар өчен биш спорт мәйданчыгы бүләк иттеләр, шуларның өчесе Аксубайның үзәк стадионына куелды. Әлбәттә инде, район Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның хатыннары өчен йортлар төзүне яңадан дәвам итә.
Быел юл төзүчеләр дә яхшы эшләделәр. Иске һәм Яңа Ильдеряк, Чув. Енорускино, Иляшкино авылларын асфальт катламлы юл тоташтырды. Рус Кармәте авылы халкы да юллы булды. Электр тапшырулары линияләрен сузу буенча да зур эш алып барылды. Республика көне алдыннан район үзәгендәге Толстой урамында яктырту трассасы үткәрелде, Иске Кыязлыда ике яңа электр линиясе төзелде.
-Күренеп тора, программалар район һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен эшләделәр. Бу уңайлыкларны кем төзегән?
- Яңа гына төзелгән объектларда Аксубай подрядчылары гына эшләде. Быел социаль әһәмиятле мәдәният объектларын төзүдә, ремонтлауда «Максад» ООО «Аксустрой» ААҖ, ТКХ КПП үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Алар белән бергә газ хезмәткәрләре, элемтәчеләр дә тырышып хезмәт куйдылар.
Әлбәттә инде, ел дәверендә районда эшләнгән эшләрне санап бетерерлек түгел. Һичшиксез, эшләнгән эшләрнең барысы да үз кулларыбыз белән башкарылды. Шуңа күрә дә, үзебез төзегән әйберләрнең кадерен белергә кирәк.
-Камил Камалович, быел төзекләндерү кысаларында күзгә бәрелеп торган үзгәрешләрне күзәтеп, киләсе елга булган планнар турында да беләсе килә иде. Ел тәмамлана инде, тик безгә мәгълүм булганча, төзелеш ел әйләнәсе алып барыла.
-Яшерен-батырын түгел, күңелле үзгәрешләр безне шатландыра гына. Аксубайлыларның күбесе күргәндер инде, спорт комплексы артында йөзү бассейны төзелә башлады. Киләсе елның беренче кварталында 240 урынлы балалар бакчасы төзелә башлаячак. Тагын бер мөһим объект - Түбән Татар Майнасында 60 урынлы мәктәп һәм 20 урынлы балалар бакчасы төзелә башлаячак.
-Һәм соңгы сүз итеп күркәм гадәтне онытмыйк әле, район халкына нәрсәләр теләр идегез?
-Үтеп барасы ел - Елан, ә киләсе ел - Ат елы булачак. Узган елда һәркем дә үзе алган зирәклекне сакласын, сәламәт һәм бәхетле булсын иде. Барыгызның да гаиләсендә иминлек, шөһрәт, бәрәкәтлелек булсын. Амин! Яңа ел белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев