Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безгә кунакка академия вокалчылары килә

Аксубай кабат республика талантларын каршы ала. Иртәгә бездә танылган якташыбыз, күренекле партия эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институтының элеккеге ректоры Рәис Кыям улы Беляев истәлегенә багышланган "Беляев йолдызлары" дип исемләнгән беренче республика бәйгесе узачак. - Бәйгене оештыру идеясе Мәдәният министрлыгы һәм Рәис Кыямовичның уллары тарафыннан күәтләнде, - диде район мәдәният бүлеге...

Аксубай кабат республика талантларын каршы ала.

Иртәгә бездә танылган якташыбыз, күренекле партия эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институтының элеккеге ректоры Рәис Кыям улы Беляев истәлегенә багышланган "Беляев йолдызлары" дип исемләнгән беренче республика бәйгесе узачак.
- Бәйгене оештыру идеясе Мәдәният министрлыгы һәм Рәис Кыямовичның уллары тарафыннан күәтләнде, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов. - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге бәйге традициягә кереп, Аксубай җирендә ел саен уздырылыр, дип ышанабыз.
Бәйгедә катнашырга Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск музыка мәктәпләре һәм көллиятләреннән 38 укучы теләк белдергән инде. Конкурсантларны тыңлау Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә узачак - академия вокалчыларын микрофоннар булмаган залда тыңлау гадәткә кергән. Ә итальян компазиторы Джоакино Россининың "Севильский цирюльник" операсыннан "Фигаро тут, фигаро там" кебек классик әсәрләрне 28 март көнне 18.00 сәгатьтә район Мәдәният йорты бинасында узачак гала концертта ишетергә була. Керү ирекле. Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина һәм Казаннан "Казан нуры" оркестрының килүе көтелә.
Бәйгедә Аксубай районын Наилә Мартынова укучысы Анастасия Кривохижа тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев