Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Без – бердәм команда

Тагын бер ел үтеп китте. Һәркем өчен ул - гаилә вакыйгалары, эштәге уңышлар, яңа казанышлар һәм җиңүләр белән үзенчә истәлекле булды. Узып барган ел эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә чираттагы казанышлар һәм уңышлар елы булды. Район өчен бигрәк тә мәдәниятта, спортта, мәгарифтә, авыл хуҗалыгында һәм төзелештә. 2015 ел Бөек Җиңүнең 70...

Тагын бер ел үтеп китте. Һәркем өчен ул - гаилә вакыйгалары, эштәге уңышлар, яңа казанышлар һәм җиңүләр белән үзенчә истәлекле булды.


Узып барган ел эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә чираттагы казанышлар һәм уңышлар елы булды. Район өчен бигрәк тә мәдәниятта, спортта, мәгарифтә, авыл хуҗалыгында һәм төзелештә.

2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү белән дә истәлекле. Сугышта катнашучыларны һәм ветераннарны хөрмәтләп, сугыш юллары буйлап үткән һәркемне искә алып, без мөхтәрәм ветераннарыбызга зур игътибар һәм кайгырту күрсәттек, сугыш батырлары истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндердек, Аксубайның төп мәйданында Геройлар аллеясы булдырдык. Быел Җиңүнең юбилей елында районда "Минем язым - минем Җиңүем", "Үлемсез полк" проектлары кысаларында төрле чаралар үткәрелде. Районда күп функцияле мәдәни үзәкләр сафка баса, балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар ремонтлана, төзелә, чишмәләр төзекләндерелә, объектларга капиталь ремонт ясала. Бу эшләрнең барысы да федераль, республика, җирле программалар бәрабәренә башкарыла - 2015 елда барлык эшләр дә район халкының тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар кысаларында алып барылды. Бу программалар киләчәктә дә эшләячәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район территориясендә эшләүче нефть компанияләре районга шактый зур ярдәм күрсәтәләр. Татарстан, Россия Хөкүмәте алган курс авыл районнарында социаль әһәмиятле программаларны тормышка ашыруга, яшь белгечләрне авылга тартуга тагын да ныграк юнәлдерелер, дип ышанам.

Шунысы сөенечле, мәктәпләрне ремонтлау, чишмәләрне төзекләндерү, буалар төзүдә район халкы да ягада калмый - кемдер үзе укыган мәктәбенә хәйрия ярдәме күрсәтә, икенчеләре чишмәләргә яңа сулыш өрә, өченчеләре исә куаклар утырта, әнә шулай бергәләп, үз кулларыбыз белән районны яңартабыз, төзекләндерәбез.

Әгәр дә элегрәк без төп игътибарны үзәк биләмәләргә биргән булсак, хәзер исә өстенлек кечкенә авылларга бирелә - аларның күбесе үзәк биләмәгә каты түшәмәле юл белән тоташкан, суүткәргечләр сузыла, урамнарга яктырткычлар куела, фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар төзелә һәм ремонтлана.

Безнең дөрес юлдан баруыбызны, кешеләрнең, атап үткән хезмәтләрнең җимешләренә югары бәя бирелүен быел Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлек депутатларын сайлаулар буенча үткәрелгән тавыш бирүләрне югары дәрәҗәдә үткәрүебез исбатлый. Барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә - эре инвесторларга һәм хуҗалык итүче кече субъектларга, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, предприятиеләр һәм оешмаларга аңлап эш иткәннәре һәм ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Бер команда булып, бергәләп эшләгәндә генә уңышларга ирешү мөмкин. Безнең горурланырлык эшләребез бар.

Сезгә сәламәтлек, матди иминлек, гаиләләрегез белән аңлашып, дус яшәвегезне телим. Гаиләдә тынычлык, эштә тотрыклылык булса - алга омтылу, кече ватан өчен хезмәт кую, районны чәчәк аттыру теләге дә булачак. Яңа ел белән! Сезнең өчен ул яңа өметләр генә түгел, ә инде аларны тормышка ашыру елы да булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев