Бергә булыйк!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сез яратып укыган "ТАТМЕДИА" АҖнең "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" район газетасы басмаларына икенче яртыеллыкка язылу тәмамланырга да санаулы көннәр генә калды. Без, редакция коллективы, 1 июльдән соң да сез безнең белән калырсыз, дип ышанабыз, ә без сезне районда һәм аның чикләрендә булган яңалыклар белән таныштырып...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Сез яратып укыган "ТАТМЕДИА" АҖнең "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" район газетасы басмаларына икенче яртыеллыкка язылу тәмамланырга да санаулы көннәр генә калды.
Без, редакция коллективы, 1 июльдән соң да сез безнең белән калырсыз, дип ышанабыз, ә без сезне районда һәм аның чикләрендә булган яңалыклар белән таныштырып барачакбыз.
Әлбәттә инде, икътисадта барган үзгәрешләр күпмедер дәрәҗәдә төзәтмәләр кертте һәм кайбер нигезле сәбәпләр аркасында район газетасына бәяләр күтәрелде (шәхси язылулар өчен - 530, оешмалар һәм предприятиеләр өчен 540 сум), шул ук вакытта без сынау проектын башлап җибәрдек, бу альтернатив язылуны үз эченә ала, моның өчен редакциягә килеп, газетага яртыеллыкка нибары 300 сумга язылырга була. Ә газетаны басылып чыккан көнендә үк - чәршәмбе һәм җомга көннәрендә төштән соң редакциягә килеп алырга кирәк булачак.
Быел газетаның дөнья күрә башлавына 85 ел тула. 1930 елда чыга башлаган газета һәрвакыт үзенең төп бурычын намуслы башкарды - район тормышы, авыл кешеләренең көнкүреше турындагы мәгълүматларны укучыларга җиткерде, җитешсезлекләрне күрсәтә белде - гомумән, шатлык-кайгыларны уртаклашып, җанлы организм кебек, район кешеләре белән бергә яшәде. Газета Бөек Ватан сугышы елларында фашизмга каршы көрәштә үзенең пропаганда өлешен кертеп эшләвен дәвам итте. Илне сугыш хәрабәләреннән торгызуда катнашты. Һәм без, хәзерге буын вәкилләре, редакция ветераннарына һөнәри осталыклары, чыдамлыклары өчен чиксез рәхмәтлебез. Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелгән елда да без дәһшәтле сугышта җиңгән батырлар, җиңү белән кайткан сугышчылар, сугыш кырында дошманга каршы аяусыз көрәшеп, яки район кырларында, заводларда, шахталарда, урман хәзерләүдә көнне-төнгә ялгап хезмәт куеп Җиңүне якынайткан сугыш чоры кешеләре турында сөйләп, әлеге истәлекле һәм бөек датага үз өлешебезне кертергә тырыштык. Район газетасына язылып, сез яшь буынга тәрбия бирүгә үз өлешегезне кертәчәксез, газета ветераннар өчен дә, яшьләр өчен дә зур бүләк булачак.
Юбилей елында газета битләрендә һәм сайтында без күпьеллык йолаларны, барлык вакыйгаларны яктыртып барачакбыз, укучылар биргән сорауларга җавап бирәчәкбез, көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәрәчәкбез. Ул гына да түгел, без газетаның 85 еллык юбилее уңаеннан редакция исеменнән истәлекле бүләкләр белән күпсанлы бәйгеләр оештырырга планлаштырабыз.
Редакция коллективы газетаны ничек тагын да яхшыртырга, нинди темаларны яктыртырга, нинди сәхифәләр ачарга кирәклеге турында шулай ук сездән тәкъдимнәр көтә. Әйдәгез, газетаны бергәләп чыгарыйк.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, алга таба да безнең белән калыгыз! "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" газеталары сезне һәрчак шатландырып торсын! Нинди генә финанс хәленә карамастан, бергә булырбыз дип өметләнәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев