Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренче сыйныф укучылары мәдәният илендә

Чәршәмбе көнне барлык республика һәм районнардагы кебек Аксубайда да "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән яңа белем бирү проекты старт алды. Татарстан республикасындагы беренче сыйныфта белем алучы һәр балага "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"бирелде. Беренче сыйныф укучылары уку елы дәвамында төркем белән (сыйныф яки әти-әниләр белән берлектә) мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән...

Чәршәмбе көнне барлык республика һәм районнардагы кебек Аксубайда да "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән яңа белем бирү проекты старт алды.


Татарстан республикасындагы беренче сыйныфта белем алучы һәр балага "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"бирелде. Беренче сыйныф укучылары уку елы дәвамында төркем белән (сыйныф яки әти-әниләр белән берлектә) мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән төрле чараларда катнашачак. Укучылар үзләренең Көндәлекләрендә театрларда, музейларда, китапханәләрдә, кинотеатрларда булуларын, истәлекле һәйкәлләр белән танышуларын теркәп барачак. Һәр мәдәният учреждениесе укучының төркем яки әти-әнисе белән булуын теркәү өчен көндәлеккә мөһер суга яки билге куячак. Укучы көндәлек битләрен тутыра, биремнәрне үти, рәсемнәрне буйый, үзе укыган китаплар, музейда, театрда, китапханәдә һәм башка мәдәни учреждениеләрдә алган тәэсирләре турында яза. Уку елы азагында бу эшкә йомгак ясала.

Төп тамашачылар залында район үзәгенең барлык беренче сыйныф укучылары җыелды. Алар өчен китапханә, музей һәм балалар иҗат мәктәбе белән берлектә мәдәният бүлеге күңелле программа әзерләгән иде. Зирәк Ябалак (Ольга Копонева) балалар белән республиканың мәдәни-тарихи урыннары буйлап мавыктыргыч он-лайн-экскурсияләр үткәрде. Зирәк Ябалак мәктәп укучыларының сорауларына җавап бирде, балалар үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, нәзакәтле сөйләшергә өйрәнделәр.
Экскурсия барышында балалар Үзәк китапханәнең (күбесенең анда булганнары бар), туган якны өйрәнү музееның һәм Хәсән Туфан музей-йортының кайда урнашканын белделәр.

Казанда нинди театрларны күрергә була, нинди музейлар бар, мультфильмнар ничек барлыкка килгән, нәрсә ул һөнәрчелек - боларның барысы турында да Зирәк Ябалак балаларга бәян итте. Ә тәнәфесләрдә укучылар һәм әти-әниләр балалар иҗат мәктәбендәге ансамбльләр чыгышын карадылар. Хореографик күренешләр дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Һәм, әлбәттә, бәйрәм Татьяна Григорьева башкаруындагы ялкынлы җырлардан башка узмады. Проектның башлануы белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров балаларны тәбрикләде.

- Бу акция мәдәният дөньясына беренче сукмак булачак, - дип билгеләп үтте Сергей Витальевич. - Мин бу проект күп еллар дәвам итәр, мөһим урын алыр дип уйлыйм. Ул әлеге проектны оештырган өчен республика җитәкчелегенә һәм Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев