Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренче хатын-кыз тракторчы

Дүшәмбе көнне Аксубай туган якны өйрәнү музеенда районның беренче хатын-кыз тракторчысы Ольга Краснованың тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла. Аксубай районында беренче машина-трактор станциясе (МТС) узган гасырның утызынчы елларында Аксубай һәм Данауровка арасындагы буш урында барлыкка килә. Ольга Петровна Алабугада тракторчылар курсын тәмамлап кайткач, хатын-кыз тракторчылар бригадасын җитәкли башлый....

Дүшәмбе көнне Аксубай туган якны өйрәнү музеенда районның беренче хатын-кыз тракторчысы Ольга Краснованың тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.


Аксубай районында беренче машина-трактор станциясе (МТС) узган гасырның утызынчы елларында Аксубай һәм Данауровка арасындагы буш урында барлыкка килә. Ольга Петровна Алабугада тракторчылар курсын тәмамлап кайткач, хатын-кыз тракторчылар бригадасын җитәкли башлый. «Фортзон» тракторы руле артына утырганда аңа бары тик 23 яшь кенә була. Шул көннән алып, тырыш кыз сугыш алды һәм сугыш чоры елларында район кырларында буразналар сыза, сукалый. Тырыш хезмәте өчен Мәскәүдә ВДНХ да үткән чираттагы Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре съездына бару бәхетенә лаек була. Яхшы хезмәте өчен бик күп Грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Күргәзмәдә аксубайлыларга аның тормыш юлы турында тулырак мәгълүмат алырга була. Күргәзмә 8 июльдә, дүшәмбе көнне 13.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев