Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бердәм кабул итү көне

1 декабрьдә Аксубай районында "Бердәм Россия" вәкилләре гражданнарны кабул итүне оештырды. Авылларда һәм район үзәгендә хакимият органнарын тәкъдим итүче партия тарафдарлары гражданнарны кабул иттеләр, проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәттеләр. Район үзәгендә гражданнарны кабул итү буенча берничә мәйданчык эшләде. Район халкы үзләрен борчыган шәхси һәм җәмәгать проблемалары белән уртаклаштылар. Гражданнарны кабул...

1 декабрьдә Аксубай районында "Бердәм Россия" вәкилләре гражданнарны кабул итүне оештырды.


Авылларда һәм район үзәгендә хакимият органнарын тәкъдим итүче партия тарафдарлары гражданнарны кабул иттеләр, проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәттеләр.

Район үзәгендә гражданнарны кабул итү буенча берничә мәйданчык эшләде. Район халкы үзләрен борчыган шәхси һәм җәмәгать проблемалары белән уртаклаштылар.

Гражданнарны кабул итүдә Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

Әти-әнисез калган алты баланы тәрбиягә алган, шәхси ярдәмче хуҗалык тоткан һәм ферма ачарга ниятләгән хуҗабикәнең дәүләт субсидияләре күчкән счетына арест салынган. Район башлыгы Камил Гилманов, суд приставлары хезмәте җитәкчелегенә әлеге хәлне тәртипкә салырга боерды.

-Дәүләт яклавы средстволары билгеләнеше буенча гына файдаланылырга тиеш, - дип әйтте ул.

Аксубайлылар матди ярдәм күрсәтү, эшкә урнашу мәсьәләсен хәл итү проблемасы белән мөрәҗәгать иттеләр.

"Бердәм Россия" бүлегендә гражданнарны Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновның ярдәмчесе Диләрә Фәррәхиева һәм иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Ирина Телешева кабул итте.

Кечкенә авыллар халкына юллар проблемасы һаман да тынгылык бирми. "Юллар начар булу сәбәпле, ашыгыч ярдәм хезмәтләре безгә кадәр килеп җитә алмый", - дип зарланды Яңа Мокшинодан килгән пенсионер агай.

Пай җирләре хуҗалары алардан файдаланучылардан бернинди дивиденд алмауларыннан зарландылар.

Аксубайда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән ханым торак проблемасын хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте. 38 квадрат метрлы фатирда алты кеше яши. Аларның өчесе инвалид һәм берсе - бала.

Баландада яшәүче туташ үтә дә кызыклы мөрәҗәгать белән килгән. Аны хуҗасыз этләр һәм мәчеләр язмышы борчый. Ул унҗиде мәче һәм берничә этне үзенә асрауга алган һәм аларга хуҗа эзләү өчен, социаль челтәрләрдә үз төркемен булдырган. Әйтергә кирәк, этләр һәм мәчеләр стерильләштерелгән. Ниһаять, районда әлеге проблеманы хәл итүгә алынган кеше табылган. Әлеге туташ приют төзү өчен матди ярдәм сорады.

Диләрә Фәррәхиева әлеге проблеманы җентекләп өйрәнергә вәгъдә бирде һәм туташка приют төзү өчен проект әзерләргә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев