Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бер гасыр яшәгән әби

Такталы авылында яшәүче Мәҗидуллина Зәмирә Минхәер кызы декабрь аенда 100 яшен тутырды. Бу авылда ул ерак 1913 елда дөньяга килә. Гасыр яшьтәше буларак, илдә булган барлык сәяси вакыйгаларның шаһиты була. Бу көнне юбилярны котларга дип район җитәкчелеге, авыл җирлеге вәкилләре килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев Зәмирә...

Такталы авылында яшәүче Мәҗидуллина Зәмирә Минхәер кызы декабрь аенда 100 яшен тутырды.


Бу авылда ул ерак 1913 елда дөньяга килә. Гасыр яшьтәше буларак, илдә булган барлык сәяси вакыйгаларның шаһиты була.
Бу көнне юбилярны котларга дип район җитәкчелеге, авыл җирлеге вәкилләре килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев Зәмирә әбине йөз яшьлек юбилее белән тәбрикләп, Россия Президентының Котлау хатын укыды. Тантана гаеплесен социаль яклау Идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин котлады. Кунаклар юбиляршага чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Үзенең рәхмәт хисләрен Зәмирә әби җырга салып бирде.-Ул безнең шигырьләр укырга, җырларга ярата, бик аралашучан, ачык күңелле, - дип сөйли аның турында бертуганының улының хатыны Резидә.
Зәмирә әбигә яшьтән үк тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. 1934 елда кияүгә чыккач, ире белән икесе дә колхозда хезмәт куялар. Чәчәләр, уралар, урман кисәләр... Бөек Ватан сугышы башлангач ире Габдулланы фронтка алалар. Яу кырыннан ул авыр яраланып кайта, ә 1974 елда мәңгелеккә күчә. Мәҗидуллиннар гаиләсе җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Әниләренең йөз еллык юбилеена кадәр өч бала гына исән-имин яши.
Зәмирә Минхәеровна бүгенге көндә матур тормышта яши. Бертуганының улы Әнәснең гаиләсе аны тәрбияләп, кайгыртып тора. Шәһәрдә яшәүче балалары һәм оныклары да еш кайтып хәлен белеп торалар.
Яңа ел бәйрәмендә авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина белән ветераннар советы рәисе Хәлим Әхмәтҗанов әбине янә бәйрәм белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев