Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

БЕЛДЕРҮ

Аксубай муниципаль район Советының уникенче утырышы 2012 елның 27 апрелендә район Советының утырышлар залында үтә. Утырыш эше сәгать 10.00 дә башлана. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә: 1.2011 елда Аксубай муниципаль район бюджетын үтәү турында 2.Аксубай муниципаль район Советының " 2011 елның 8 декабреннән гамәлгә кергән " 2012 елга һәм...

Аксубай муниципаль район Советының уникенче утырышы 2012 елның 27 апрелендә район Советының утырышлар залында үтә.


Утырыш эше сәгать 10.00 дә башлана.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә:
1.2011 елда Аксубай муниципаль район бюджетын үтәү турында
2.Аксубай муниципаль район Советының " 2011 елның 8 декабреннән гамәлгә кергән " 2012 елга һәм 2013-2014 елларның план чорына Аксубай муниципаль район бюджеты турында"гы №70 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.
3.Район Контроль-хисап палатасының 2011 елга отчеты турында.
4. Аксубай муниципаль районында юл-транспорт хәрәкәте торышы турында.
5. Аксубай муниципаль районы территориясендә янгын иминлеген күтәрү һәм янгын сагының социаль яраклашкан иҗтимагый берләшмәләренең һәм ирекле янгын сүндерүчеләрнең өстәмә ярдәм күрсәтү чаралары турында.
6. Аксубай муниципаль районы ихтыяҗлары өчен заказлар урнаштыруны оештыру тәртибе турындагы положение турында.
7. Аксубай муниципаль район Советының 30.06. 2011 елдан гамәлгә кергән " "Әзер продукциянең 15 проценттан артык күләмен этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителмәгән социаль-мәдәни объектлар урнашкан урыннарга, куркынычлылык чыганагы зур булган һәм халык күпләп җыела торган урыннарга якын территорияләрне билгеләү турында"гы №52 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.
8. 2012 елдан муниципаль автоном учреждениеләргә карата 18.07.2011 елдан көченә кергән "Юридик затларның товарлар, эшләр һәм хезмәтләрне аерым төрләр буенча сатып алуы турында"гы №223 нче Федераль законны куллану турында.
9. Аксубай муниципаль район Советының 08.12.2011 елда кабул ителгән "Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга тәкъдим ителгән җир участоклары күләмен (максималь һәм минималь) чикләрдә билгеләү турында"гы Карарына өстәмәләр кертү турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай муниципаль район Советы