Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм! 1945 елның 9 мае - гаять кадерле, изге, истәлекле көн. Рейхстагта шушы көнне дөнья тарихындагы иң коточкыч, иң канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куелды. Гаделсезлек, явызлык закончалыклы төстә шулай тәмамланырга тиеш иде. Туган...

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм!

1945 елның 9 мае - гаять кадерле, изге, истәлекле көн. Рейхстагта шушы көнне дөнья тарихындагы иң коточкыч, иң канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куелды. Гаделсезлек, явызлык закончалыклы төстә шулай тәмамланырга тиеш иде. Туган илебез бәйсезлеге һәм бөтен кешелекнең азатлыгы өчен күп елларга сузылган дәһшәтле орышта җиңеп чыгу күпмилләтле Ватаныбызның дан-шөһрәтен тагын да арттырды, абруен тагын да үстерде, халкыбызның каһарманлыгын бөтен дөньяга танытты. Баскынчы нацистлар һәм аларның ялчыларына тарих, киресенчә, хурлыклы сабак бирде.

Бөек Җиңү ифрат зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Аларны матди яктан бәһаләү бизмәненә салып үлчәп булмый. Ирләре һәм уллары сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган аналарның, хатыннарның ачы кайгысын, геноцид, фашист итеге астында калган җирләрдә кол хәлендә гомер сөрү авырлыгын, ачлыкны, блокада газабын, бөек мәдәниятебезнең кыйммәтле җәүһәрләре юкка чыгарылу кебек вәхшилекне бәяләп, сүз белән тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Уннарча миллион кеше һәлак булды, меңнәрчә кала һәм сала җимерелде, фабрика һәм заводлар җир белән тигезләнде - рәхимсез сугышның ахыры шундый булды.

Бүген без ерткыч фашистларның мәкерле юлына чик куйган, аларны үз өнендә тар-мар иткән каһарман сугышчыларыбызга, завод цехларында, колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алны-ялны белмичә фронт өчен, җиңү өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тагын бер тапкыр тирән хөрмәтебезне, чиксез рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.

Мәдәният елында иҗат әһелләре - артистлар, язучы-шагыйрьләр, журналистларның Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертүләрен аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Талантларын, гомерләрен аямыйча, алар сугыш гарасаты эчендә булды, солдатларның рухын күтәрү өчен сәхнәләрдән төшмәде, каләмнәрен корал итеп илбасарларга каршы көрәште.

Татарстаннан сугышка киткән җиде йөз мең кешенең яртысыннан артыгы туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең исеме Бөек Җиңү елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Аларның батырлыгы яшь буында ватанпәрвәрлек, җиңелмәс дәүләтебезнең шанлы тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләүдә зур ярдәм булып тора.

Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышына, аның вакыйгаларына җиңел акыл белән мәсхәрәле ревизия ясау омтылышлары бар. Бу - гаять күңелсез, борчулы күренеш. Украинадагы вакыйгалар, нацизм-бандерачылык идеологиясен яңадан торгызу куркынычы шөбһә тудыра. Мондый гамәлләргә тормышыбызда урын булмаска тиеш! Кешелексезлеккә өндәүле карашлар таратырга тырышучылар нинди генә битлек киеп чын йөзен яшереп маташса да, аларның кыек эшләренә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан көчле каршылык күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм.

Бу - сугыш кырларында башын салган сугышчылар һәм, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, бүген дә әле актив иҗтимагый позиция алып алдынгы сафларда атлаучы, яшьләр өчен каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып торучы ветераннарыбыз алдындагы изге бурычыбыз. Батыр сугышчыларыбызга мәңгелек дан! Кырыс сугыш чорында яшәгән, чыныккан буынның шөһрәтле традицияләре киләчәктә дә лаеклы дәвам ителер дип ышанам.

Җиңү Көнен быел кырымлы ватандашлар белән бергәләп бәйрәм итәчәкбез. Алар уртак рухи кыйммәтләребезнең какшамаслыгын эштә күрсәттеләр.

Сөекле туган җиребез һәрчак имин булсын, толлар, ятимнәр, сугыш корбаннары кичергән олы михнәтләрне башка беркем дә күрмәсен, кан коеп яулап алынган Җиңү Байрагы Ватаныбыз күгендә һәрчак горур җилфердәсен! Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә тынычлык, сәламәтлек, мул һәм бәхетле тормыш телим.

Бөек Җиңү Көне котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев