Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек шагыйрьгә багышлап

Район үзәгенең өченче мәктәбендә "Безнең Тукай" дип аталган әдәби кичә үтте. Габдулла Тукайга багышланган кичәгә танылган татар шагыйренең иҗатын сөючеләр җыелды. Китапханәче Фәридә Фәизова тәкъдим иткән материаллардан балалар шагыйрьнең кайгылы мизгелләре, ул үткән авыр сынаулар турында ишетеп белделәр. Шулай ук шагыйрьнең мәңгелек иҗатында яңалыклар ачтылар. Район китапханәсе вәкилләре Валентина Давыдова...

Район үзәгенең өченче мәктәбендә "Безнең Тукай" дип аталган әдәби кичә үтте.


Габдулла Тукайга багышланган кичәгә танылган татар шагыйренең иҗатын сөючеләр җыелды. Китапханәче Фәридә Фәизова тәкъдим иткән материаллардан балалар шагыйрьнең кайгылы мизгелләре, ул үткән авыр сынаулар турында ишетеп белделәр. Шулай ук шагыйрьнең мәңгелек иҗатында яңалыклар ачтылар. Район китапханәсе вәкилләре Валентина Давыдова һәм Фәймә Гатина Габдулла Тукай турында күп нәрсә сөйләделәр. Укучылар Тукайның сәхнәләштерелгән әсәрләрен күрсәттеләр, шигырьләрен укыдылар. Укучылар Су анасы, Шүрәле, кәҗә, сарык, яңгыр һәм кояш рольләрен бик оста башкардылар. Чара соңында "Тукай иҗаты балалар күзлегеннән" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев