Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек Җиңү көне белән!

Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелемнән Бөтенхалык бәйрәме - Җиңү көне белән тәбриклим! Бу көн илебез, районыбыз, һәркайсыбыз өчен әһәмиятле. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә якташларыбыз үзләре теләп сугышка киткәннәр. Хәрбиләребезнең батырлыгы, Ватанга карата мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык, хезмәт батырлыклары безнең өчен үрнәк, тормышта әхлакый...

Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелемнән Бөтенхалык бәйрәме - Җиңү көне белән тәбриклим!


Бу көн илебез, районыбыз, һәркайсыбыз өчен әһәмиятле. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә якташларыбыз үзләре теләп сугышка киткәннәр. Хәрбиләребезнең батырлыгы, Ватанга карата мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык, хезмәт батырлыклары безнең өчен үрнәк, тормышта әхлакый юнәлеш булып тора.

Вакыт үтә бара, сугыш ветераннарының сафы сирәгәя, әмма Җиңү көне безнең өчен һаман да иң зур бәйрәм булып кала бирә. 9 май - милләтләрне, буыннарны берләштерүче бәйрәм. Яу кырларында гомерләрен биргән, фидакарь хезмәтләре белән тылда җиңүне якынайткан кешеләр турындагы хатирә тарихыбызда, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланыр. Бүгенге имин тормыш өчен без сезгә рәхмәтлебез, мөхтәрәм ветераннар! Чын күңелемнән сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим! Янәшәгездәге кешеләрнең мәхәббәте сезне һәрчак җылытып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев