Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек Җиңү белән!

Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 нчы язы да килеп җитте. Безнең ил халкы өчен әлеге истәлекле, гаять зур, кайгылы һәм шатлыклы бәйрәм гомер буена хәтердә калачак. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыштан соңгы михнәтле елларда яшәүчеләр җиңүнең бөеклеген аеруча яхшы аңлыйлар. Аксубай районыннан сугышка 10800 кеше китә, шуларның 5700е яу...

Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 нчы язы да килеп җитте.

Безнең ил халкы өчен әлеге истәлекле, гаять зур, кайгылы һәм шатлыклы бәйрәм гомер буена хәтердә калачак. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыштан соңгы михнәтле елларда яшәүчеләр җиңүнең бөеклеген аеруча яхшы аңлыйлар. Аксубай районыннан сугышка 10800 кеше китә, шуларның 5700е яу кырларында ятып кала. Бу ил тарихында иң авыр һәм иң кыйммәткә төшкән җиңү була! Бөек Җиңү өчен сугышта катнашкан якташларыбызга, Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән геройларга мәңгелек дан!

Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Җиңүнең 69 еллыгы белән тәбриклим. Районның күпмилләтле халкы исеменнән Сезгә, мөхтәрәм ветераннар, ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз, туганнарыгыз җылысын, игътибарын тоеп, озак яшәвегезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев