Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батырлык дәресе

ПЛ-88 дә оборона-масса эшләре айлыгы актив үтә. Аның кысаларында шул көннәрдә батырлык дәресе үтте, анда районда хөрмәт казанган кешеләр-ОВДның ветераннар оешмасы җитәкчелеге һәм аның вәкилләре чакырылды. Очрашуны ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов ачты. Ул үзенең коллегалары үрнәгендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның батырлыкларына кагылып, милициянең үткән тарихы турында сөйләде. Ирек...

ПЛ-88 дә оборона-масса эшләре айлыгы актив үтә. Аның кысаларында шул көннәрдә батырлык дәресе үтте, анда районда хөрмәт казанган кешеләр-ОВДның ветераннар оешмасы җитәкчелеге һәм аның вәкилләре чакырылды.

Очрашуны ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов ачты. Ул үзенең коллегалары үрнәгендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның батырлыкларына кагылып, милициянең үткән тарихы турында сөйләде.
Ирек Салахов чыгышы да беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар тылдагы иминлекне тәэмин итү буенча ОВД начальнигы урынбасары, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм биш тапкыр Төньяк Кавказда командировкада булган Гомәр Хәйруллин мөрәҗәгатен тыңладылар. Әңгәмәдә катнашучылар булачак солдатларны үзләренең хәрби бурычларын намуслы үтәргә чакырдылар.
Участок уполномоченные Валерий Захаровның да һөнәри лицей укучыларына әйтер сүзе бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПЛ88 Батырлык дәресе