Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Башкарылган һәм эшләнәсе эшләр турында

Урмандеево авыл җирлеге базасында авыл җирлекләре башлыклары, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды. Җитәкчеләрнең йомгаклау очрашуы өчен бу урын очраклы гына сайлап алынмады. Урмандеево авыл җирлеге яңа ел бизәлеше бәйгесендә җиңүче булды һәм безнең районны республика дәрәҗәсендә тәкъдим итте. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең яңа ел алды хезмәт җимешләре белән теләсә...

Урмандеево авыл җирлеге базасында авыл җирлекләре башлыклары, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды.


Җитәкчеләрнең йомгаклау очрашуы өчен бу урын очраклы гына сайлап алынмады. Урмандеево авыл җирлеге яңа ел бизәлеше бәйгесендә җиңүче булды һәм безнең районны республика дәрәҗәсендә тәкъдим итте. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең яңа ел алды хезмәт җимешләре белән теләсә кайсы торак пунктта күреп сокланырлык иде. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар Сидул-Ерыклыда яңа ел бизәлешен карадылар, әлеге авыл кешеләре белән очраштылар, медицина ярдәме күрсәтүгә, авыл клубына, су белән тәэмин итүгә кагылышлы проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Алдагы елларда әлеге торак пунктта үзгәрешләр көтелә, атап әйткәндә, үзара салым хисабына суүткәргеч сузу.

Урмандеево авыл мәдәният йортының искиткеч боз композициясе сыйфатында төнге утлар белән бизәлеше соклану тудырды. Мәдәният учагы ишегалдында район һәм җирлек җитәкчеләрен Эдуард Ильин җитәкчелегендәге "Урмандеево әбиләре" ансамблендә катнашучылар матур җыр белән каршы алдылар. Киңәшмә менә шундый күңелле нотада башланды. Район башлыгы Камил Гилманов очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, яңа ел бәйрәмнәре бернинди хокук бозуларсыз имин үтте, дип билгеләп үтте.

-Бу көннәрдә фермаларда сөт җитештерүдә тотрыклылык күзәтелде, тәртип тә, хезмәт күрсәтү дә, тәэмин ителеш тә тиешле дәрәҗәдә булды, - дип ассызыклады ул. Район җитәкчесе шулай ук агымдагы елга билгеләнгән планнарга тукталды. Атап әйткәндә, Урмандеево авыл җирлеге буенча ул Заря поселогына кадәр - юл, Сөнчәле авыл җирлеге буенча Кече Сөнчәледә клуб төзү. Районда инвестицияләр кертү таләп ителгән торак пунктлар бар әле.

Катнашучыларны финанс елы нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар белән икътисад бүлегенең финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова таныштырды. Районның административ комиссия эше йомгакларына аның рәисе Шәүкәт Нургалиев тукталды. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук көн тәртибенең төп мәсьәләләре арасында үзара салым буенча алда торган референдумга әзерлек мәсьәләсен тикшерделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев районның җирле үзидарәләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм фермерлык хуҗалыкларын оештыру буенча бурычлар үтәлешенә анализ ясады. Кече эшмәкәрлекне үстерергә кирәк, соңгы ике елда район буенча барлыгы җиде гаилә фермасы барлыкка килгән. Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сөт тапшыру проблемасын күтәрде. Соңгы чорда кайбер авыл җирлекләрендә әлеге продукцияне тапшыруның кимүе күзәтелә, ә бит сөт тапшыру авыл кешесе, гаилә өчен өстәмә табыш. Юныс Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда авыл җирлекләрен зур бурычлар көтә һәм барлык юнәлешләр буенча да халык белән актив эш алып барырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев