Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Башкарма комитет җитәкчесе сайланды

Аксубай район Советының II утырышы булып үтте. Аның эшендә Татарстан Президенты каршындагы территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Ильяс Гөзәеров, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигмәтҗанова катнашты. Утырышны совет рәисе - район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе башкарма комитет җитәкчесен сайлау иде. Башкарма...

Аксубай район Советының II утырышы булып үтте.



Аның эшендә Татарстан Президенты каршындагы территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Ильяс Гөзәеров, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигмәтҗанова катнашты. Утырышны совет рәисе - район башлыгы Камил Гилманов алып барды.
Көн тәртибенең төп мәсьәләсе башкарма комитет җитәкчесен сайлау иде. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйвасына бәйге сентябрь азагында игълан ителгән иде, шул ук вакытта бәйге комиссиясе дә оештырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе постына кандидат билгеләү буенча комиссия утырышы бер сәгать алданрак үтте.


Бәйге комиссиясе рәисе Рузилә Бәширова депутатларны Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатуралар белән таныштырды. Әлеге постны ике кеше дәгъвалады - башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаручы 57 яшьлек Анатолий Горбунов һәм Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Марс Дәүләтшин. Ике кандидат та районда танылган җәмәгать эшлеклеләре. Аларның һәркайсына үзләре турында сөйләү һәм депутатларны сайлау алды платформасы белән таныштыру мөмкинлеге бирелде.


-Районда төзекләндерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр хакында күп тапкырлар сөйләнде. Башкарма комитет җитәкчесе буларак әлеге эшләрдә катнашуыма шатмын, әгәр дә депутатлар миңа ышаныч белдерәләр икән, киләчәктә дә бу программаларны тормышка ашыру юнәлешендә эшләвемне дәвам итәчәкмен, - дип әйтте Анатолий Горбунов.


Аның көндәшчесе Марс Дәүләтшин депутатларга башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасында үзен җавапчыл җитәкче итеп күрсәтә алган Анатолий Горбунов өчен тавыш бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Ачык тавыш бирү юлы белән депутатлар бердәм рәвештә Анатолий Горбунов өчен тавыш бирделәр.

Анатолий Горбунов "Авыл хуҗалыгын оештыру һәм икътисад" белгечлеге буенча М.Горький исемендәге Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын 1985 елда тәмамлаган. Ленин исемендәге колхозда баш хисапчы, "Аксубай май заводы ААҖдә баш хисапчы, РФ Финанс министрлыгының ТР Аксубай районы буенча федераль казначейлык бүлеге җитәкчесе, Аксубай районы казаначейлык Департаменты территориаль бүлеге идарәсе җитәкчесе, Аксубай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе булып эшли. 2013 елның маеннан - Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

-Әлеге вазыйфа белеп җитәкчелек итүне, финанслар белән дөрес эш итүне, эшне оештыра белүне сорый. Анатолий Федорович әлеге постта үзен грамоталы җитәкче итеп күрсәтте. Ул башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән елларда бик күп эшләр башкарылды. Бүген депутатлар, аның өчен тавыш биреп, дөрес эшләделәр, дип уйлыйм, - диде район башлыгы Камил Гилманов.


Көннең икенче мәсьәләсе - бюджет һәм бюджет процессы турындагы Совет карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев