Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Башкалага товар белән

Шимбә көнне безнең район вәкилләре Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. "ВАМИН-Аксу", "Аксу Агро", "Актай" авыл хуҗалыгы предприятиеләре, Май заводы һәм районның ун авыл җирлеге Татарстан башкаласы халкына үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Безнең районнан 23 сәүдә ноктасы сатып алучыларга хезмәт күрсәтте. Шәһәр халкы ит һәм сөт продукцияләрен, яшелчә, "Аксубай" маен,...

Шимбә көнне безнең район вәкилләре Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.


"ВАМИН-Аксу", "Аксу Агро", "Актай" авыл хуҗалыгы предприятиеләре, Май заводы һәм районның ун авыл җирлеге Татарстан башкаласы халкына үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Безнең районнан 23 сәүдә ноктасы сатып алучыларга хезмәт күрсәтте. Шәһәр халкы ит һәм сөт продукцияләрен, яшелчә, "Аксубай" маен, сөтне теләп сатып алдылар, шул рәвешле 2 миллион сумнан артык товар сатылды.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе үзләре җитештергән һәм артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен сатырга теләгән район халкын бергәләп Казанга ярминкәгә барырга чакыра. Моңа бәйле 2-85-63 телефоны буенча чылтыратып белешергә була. Ярминкәләр 8 һәм 22 декабрьгә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев