Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баш дәүләт инспекторы кабул итте

Татарстанның баш дәүләт инспекторы Рифкат Миңнеханов Аксубай районында эшлекле сәфәр белән булып китте. Аның эш көне район башлыгы Камил Гилманов катнашында Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә киңәшмәдән башланды, аннан соң ул район прокуроры һәм судьясы белән очрашты. Сәгать унбердән алып төш авышканчыга кадәр полиция бүлегендә гражданнарны кабул итте. Кабул...

Татарстанның баш дәүләт инспекторы Рифкат Миңнеханов Аксубай районында эшлекле сәфәр белән булып китте.


Аның эш көне район башлыгы Камил Гилманов катнашында Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә киңәшмәдән башланды, аннан соң ул район прокуроры һәм судьясы белән очрашты. Сәгать унбердән алып төш авышканчыга кадәр полиция бүлегендә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә килүчеләр аңа торак пунктларга кергән юлларда ясалма тигезсезлекләр булдыру, яшь юл инспекторлары белән занятиеләр үткәрү өчен автошәһәрчек булдыру һәм башка тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Рифкат Миңнеханов гражданнар белән аралашканнан соң «Татмедиа» ААҖ филиалы «Сельская новь» район газетасы хәбәрчесе белән Аксубайда автомашиналарны теркәү пункты ачу мөмкинлекләре һәм административ законга кагылышлы әңгәмә алып барды.

-Рифкат Нургалиевич, узган ел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме артты. Әлеге средстволар юллар төзүдә һәм ремонтлауда максатчан файдаланылсын өчен киләчәктә республика дәрәҗәсендә нинди дә булса программа кертү планлаштырыламы?

-ЮХИДИда штрафлар юк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар гына бар, дип һәрдаим әйтеп киләм. Штраф ул-машина йөртүче кагыйдәне бозмасын өчен җәза бирү коралы гына. Беренчедән, әлеге средстволар республика бюджетына керә һәм аның керем өлешен тәэмин итә. Ә инде юлларны ремонтлау һәм аларны төзү-аның чыгым өлеше. Чынлыкта исә бу ике нәрсә бер-берсенә бөтенләй дә туры килми, чөнки, безне, штрафны юлларны ремонтлау, юл билгеләре кую өчен җыялар, дип гаепли алачаклар. Әлбәттә инде, республика бюджетыннан әлеге средстволарның бер өлеше юлларга әйләнеп кайта. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү программасы бар барын, аның нигезендә юл хәрәкәте иминлеге буенча кайбер чаралар үткәрү каралган, тик ул штрафлар белән берничек тә бәйләнмәгән. Татарстан ЮХИДИсы-ул федераль структура, безне федераль бюджет финанслый.

-Аксубай районы кечкенә түгел, автомобиль хуҗалары саны арта бара, район эченнән төбәк трассалары үтә. ЮХИДИ хезмәткәрләре саны һаман шул килеш кала.

-Хезмәткәрләр штатын арттыру каралмаган. Моны Федераль үзәк хәл итә. Штатта күпме кеше бар, шулар белән бөтен эшкә өлгерергә кирәк. Хезмәткәрләр тоту-ул бюджетның чыгым өлеше, ә ул чикләүсез түгел, аның суммасы билгеләнгән.

-Автомобильне теркәү безнең район автохуҗалары өчен проблема булып кала бирә. Бу мәсьәлә белән аксубайлылар күрше Чистай, Нурлат шәһәрләренә барырга, кыйммәтле вакытларын әрәм итәргә мәҗбүрләр...

-Теркәү мәсьәләсе дә шуңа барып төртелә. Моның өчен аерым кеше кирәк, ә артык хезмәткәр юк. Әлеге очракта штатта өстәмә тагын бер хезмәткәр таләп ителә. Ә аңа эш хакы түләү өчен бюджетта средстволар каралмаган. Без килеп туган хәл әсирләре. Вакыт үтү белән теркәү эше гади гражданнарга тапшырылырга мөмкин. Бер уйлаганда, бу иң гади юл, тик ул чакта закон бозу очраклары пәйда булырга мөмкин, чөнки таможня тикшерүе үтмәгән автомобильләр саны бихисап...

Әгәр эшне гражданнар кулына тапшырсаң, автомобиль базарындагы хәл кискенләшәчәк. Шуңа күрә дә дәүләт бу эшне полиция хезмәткәрләренә калдыра һәм мин әлеге мәсьәләне хәл итүнең башка юлын күрмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев