Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Барысы да сыйфатка бәйле

Декабрь аенда районның кырыктан артык белем бирү учреждениесендә белем бирү өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек Департаменты планлы тикшерүләр алып барды. Тикшерүләрнең максаты - белем бирү өлкәсендә федераль һәм дәүләт күзәтүе уздыру, белем бирү сыйфатын һәм лицензия таләпләрен контрольләү. -Тулаем алганда, районның барлык белем бирү оешмаларының да белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе бар,-...

Декабрь аенда районның кырыктан артык белем бирү учреждениесендә белем бирү өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек Департаменты планлы тикшерүләр алып барды.

Тикшерүләрнең максаты - белем бирү өлкәсендә федераль һәм дәүләт күзәтүе уздыру, белем бирү сыйфатын һәм лицензия таләпләрен контрольләү.
-Тулаем алганда, районның барлык белем бирү оешмаларының да белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе бар,- дип билгеләп үтте мәгариф министры урынбасары - департамент җитәкчесе Гөлнара Габрахманова. - Тупас кагыйдә бозулар юк, әмма җитешсезлекләрне бетерергә кирәк.
План үтәлешен тикшерү вакытында барлык учреждениеләр дә тиешле күрсәтмәләр алдылар, алты мәктәпкә беркетмә төзелгән.
Яңа Үзи төп, Савгач урта, Иске Ильдеряк урта, Яңа Кармәт төп, Иске Тимошкино урта мәктәпләре, Аксубай лицеена карата беркетмәләр төзелгән.
- Барлык алты беркетмә дә махсус ризалык (лицензия) алынмаган килеш эш алып барган өчен КоАПның 19.20 маддәсе нигезендә төзелгән, - дип аңлатма бирде министрлык вәкиле. - Әлеге учреждениеләрдә лицензиянең кушымтасы юк яки эш алып барган филиалларның тулы адреслары күрсәтелмәгән.
13 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә белем бирү турындагы килешүләр таләпләргә туры килми. 25 балалар бакчасының рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматлар Интернет челтәре кагыйдәләренә туры килми. Алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчесенең һөнәри белеме яки дәүләт муниципаль җитәкчелек һәм менеджмент өлкәсендә белеме юк. Белем бирү программаларын дөрес төзүгә зур басым ясалды. Кайбер мәктәпләрдә аерым фәннәр буенча җиһазлар җитеп бетми. Өч мәктәптә укыту дәресләрен үткәрү режимына кагылышлы Сан-Пин таләпләре үтәлми.
- Режим таләпләрен без СанПин таләп иткәнгә генә түгел, ә баланың мәнфәгатьләреннән чыгып үтәргә тиеш, - дип ассызыклады Гөлнара Зәкәриевна. - Беренче сыйныфлар өчен динамик тәнәфес бик кирәк.
Игътибарны укытучыларның һөнәри әзерлегенә юнәлттеләр.
- Физика укытучысы тарих яисә рус теле укыта алмый, - дип билгеләп үтте министрлык вәкиле. - Бу аңлашыла да, ул бары тик үз фәненнән генә тиешле белемне балага җиткерә ала. Дәресләрне мәгариф кануннарына туры килмәгән һәм бернинди әзерлек узмаган укытучылар алып барганда, белем бирү сыйфаты турында нинди сүз булырга мөмкин. Аксубай районында мондый тәртип бозулар белән очрашырмын дип уйламаган идем.
-Укытучылар, нигездә теоретик һәм практик гамәлләргә таянып эш итәләр, - диде Гөлнара Зәкәриевна. - Әмма ФГОС таләп иткәнчә, күбрәк заманча алымнардан файдаланырга кирәк.
Фәннәрне укыту сыйфатына анализ ясау өчен педагогларның эксперт төркеме җәлеп ителде. Алар дәресләрдә булдылар, кулланылган фән технологияләренә анализ ясадылар, методик хезмәт роленә бәя бирделәр.
- Безнең вазыйфага күпләп тәртип бозуларны ачыклау керми, - дип тәмамлады сүзен Гөлнара Габдрахманова. - Безнең бер генә максат - белем бирү сыйфатын яхшырту.
- Сез безгә бик мөһим методик ярдәм күрсәттегез, - дип мөрәҗәгать итте мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина департамент җитәкчесенә. - Без системага салынган эш тәртибе кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Барлык кисәтүләр һәм төзәтмәләр исәпкә алынды. Хәзер без белем бирү сыйфатын яхшырту буенча максатчан эш алып бару өчен "юл картасы" булдыру өстендә эшләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев