Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Банкет телисезме? «Ильфа»га мөрәҗәгать итегез

Узган атнада эшмәкәр Илдус Шакировның әйләнеп үтү юлындагы "Ильфа" кибете белән беррәттән 150 урынга исәпләнгән банкет залы үз ишекләрен ачты. Аны тантаналы төстә ачу районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровның фатихасы белән башланды. Бу көнне бәйрәм табынына куелган ризыклар корбан итеннән әзерләнгән иде. Ә иң беренче кунаклар- Аксубай мәчетеннән һәм Илдус...

Узган атнада эшмәкәр Илдус Шакировның әйләнеп үтү юлындагы "Ильфа" кибете белән беррәттән 150 урынга исәпләнгән банкет залы үз ишекләрен ачты.


Аны тантаналы төстә ачу районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровның фатихасы белән башланды. Бу көнне бәйрәм табынына куелган ризыклар корбан итеннән әзерләнгән иде. Ә иң беренче кунаклар- Аксубай мәчетеннән һәм Илдус Закир улының туган авылы Иске Кыязлы авылы картлары булды.
Яңа ачылган банкет залы бизәлеше белән ресторанны хәтерләтә. Дизайн төзелеше барлык вак-төякләргә хәтле-идәндәге плитәдән алып түшәмдәге бәйрәм барышында берничә төрлегә үзгәрә торган төрле төстәге яктырткыч утларга кадәр җентекләп уйланып ясалган. Биредә яхшы ял итү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: заманча музыкаль җиһазлар, телевизор куелган, кондиционер эшләп тора.
- Дус-ишләрең, туганнарың белән бергәләп күңел ачу өчен моннан да кулай урынны табу мөмкин түгел. Мөселман кешесе өчен ризыкларның хәләл продукциядән әзерләнүе дә күңелгә бик ошады,-дип үз фикерләре белән уртаклашты иң беренче кунакларның берсе булган Рәйсә ханым.
-Без чыннан да үзебезнең клиентларыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләр өчен ачылдык та инде. Район территориясендә дус һәм тату яшәүче ике төрле дин тотучы, өч милләт вәкилләренең теләкләреен исәпкә алып, рус беленнәрен дә, чуаш халкының яраткан ашларын да тәкъдим итәбез,- дип сөйли банкет залы хуҗасы Илдус Шакиров. Банкет залының ничек эшләргә тиешлеген дә хуҗа бик оста уйлап чыгарган- аерым көннәрдә монда ресторандагы кебек аренда өчен акча түләмичә генә билгесез күләмдәге кеше өстәлгә заказ бирә ала. Шулай ук бу бинада төрле яшьтәге кешеләр үзләрнең бәйрәмнәрен, балаларның туган көннәре, мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуы, гаилә бәйрәмнәре. никах, туй, юбилей мәҗлесләрен үткәрә алалар. Мөрәҗәгать итүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, биредә теге яки бу тантананы тыйнак кына да, киң колачлы итеп тә үткәрергә ярдәм итәргә әзерләр. Менюны үзең китергән азык-төлектән, үзегез теләгән суммага әзерләргә дә мөмкин. Пешекче-кондитерлар иң затлы ризыкларны ды санаулы вакыт эчендә әзерләп бирәләр, чөнки монда районның иң оста пешерү осталары-элеккеге җәмәгать туклануы хезмәткәрләре эшли.
Илдус Шакировның "Ильфа" сәүдә маркасы кулланучылар ышанычын күптән яулады инде. Иң элек үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләре ачылды, аннан соң район үзәгендә яшәүчеләрне яңа пешкән камыр ризыклары белән тәэмин итүче кулинария цехы эшли башлады.
-Өйдә яки эштә чәй эчеп алу өчен төрле эчлек белән пешерелгән пирожкиларны хәзер "Ильфа" кибетеннән генә алабыз. Анда пешерелгән ризыкларның сыйфаты да ышанычлы, бәясе дә арзан,- диде "Ильфа кибетләренең берсеннән чыгып килүче Зинаида.
-Камыр ризыкларын без сатуга гына түгел, заказ белән дә әзерлибез. Мәҗлесләр үткәрү өчен чәк-чәк, бавырсак, кәбестә, банан,алма пироглары пешерәбез,-дип сөйли кибетләр челтәре директоры Лариса Әхмәтҗанова.
Җәй - төрле очрашулар, кавышулар чоры. Мондый тантаналарны "Ильфа" барының банкет залында рәхәтләнеп үткәрергә була. Ул Шоссе урамында урнашкан. Тантаналарны оештыруга заказларны 8-9179007928 телефоны аша бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев