Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балта дәлил булып тора

6 июльдән 19 ына чаклы Аксубай полиция бүлегендә 157 хәбәр һәм гариза теркәлгән. Шуларның унысы җинаять буларак карала. Дүрт урлау очрагы, үтерү белән янау, алимент түләмәү, хулиганлык, алдау һәм күрәләтә яла ягу очраклары теркәлгән. Урлаулар буенча берьюлы ике җинаять эше кузгатылган, берсе "Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Тимошкино" бүлегеннән тимер тигәнәләр...

6 июльдән 19 ына чаклы Аксубай полиция бүлегендә 157 хәбәр һәм гариза теркәлгән.


Шуларның унысы җинаять буларак карала. Дүрт урлау очрагы, үтерү белән янау, алимент түләмәү, хулиганлык, алдау һәм күрәләтә яла ягу очраклары теркәлгән. Урлаулар буенча берьюлы ике җинаять эше кузгатылган, берсе "Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Тимошкино" бүлегеннән тимер тигәнәләр югалу (2013 ел, июнь), икенчесе май аенда торбалар югалу буенча. Караклар үз гаепләрен таныганнар.

Район үзәгендә яшәүче бер хатын-кыз Ленин урамында үз вазыйфасын башкаручы полиция хезмәткәренә суга һәм аның күлмәк төймәсен өзә. Аңа бу гамәле өчен җавап бирергә туры киләчәк.
64 яшьлек ир-ат улының машинасы югалуы турында хәбәр итә. Хуҗа кеше исерек булу сәбәпле, машинасын кайда калдыруын хәтерләми. Ул төндә егет иптәшләре белән күрше авылда күңел ачкан. Оператив чаралар барышында машинаның Чистай районында булуы ачыклана, аны урлаган кеше дә билгеле, тикшерү эше дәвам итә.

Җиңел кәсеп итү теләге кайберәүләргә тынгылык бирми. Сосновка авылы яныннан билгесез кешеләр үзбушаткыч арбаны урлап китәләр. Трудолюбовода яшәүче берәү авылдашы белән аракы эчкәннән соң, кесәсендәге 4 мең сум акчасын югалта.
Акташ авылы янында бал кортлары белән умарта оясы югала.
Октябрь урамында урнашкан 14 нче йорт янында калдырылган машинадан автомагнитола югала.
Иске Ильдеряк авылында урамда яткан 13 метрлы полиэтилен торба юкка чыга.

Башкортстаннан кунакка кайткан берәү, яңгырлы көнне авылга керә алмау сәбәпле, "Лада-Калина" машинасын Иске Мокшино белән Үзи авылы арасындагы кырда калдыра, кыек куллы кешеләр аның тәгәрмәчләрен, автомагнитола, колонка, фара һәм утыргыч өсте япмаларын алып китәләр.
Аксубайда яшәүче берәүнең машинасыннан кыйммәтле LG-62 телефоны югала.
Такталы кешесе авылдашына мунча төзергә булышканда үзенең "KENEKSI" телефонын онытып калдыра, кире килгәндә аннан җилләр искән була.

Сөнчәле авылында яшәүче берәү өеннән паспорт һәм дүрт мең сум акча югалуы турында хәбәр итә. Вакыйга булган урынга килгән оператив төркем йозакның төзек, ишек-тәрәзәләрнең каерылмаган булуын ачыклый.
Районда яшәүче хатын-кыз ялганчыларга ышанып 20 мең сум акчасын терминал аша банк счетына күчерә.

Чирмешән районыннан эчке эшләр бүлегенә алдакчы хатын-кыз турында тагын бер хәбәр килә. Аферист хатын-кыз 64 яшьлек ханымны профнастил алу өчен кредит рәсмиләштерергә күндерә. Аксубайда яшәүче хатын-кыз да үзенең пластик тәрәзәләрен көтеп юкка өметләнә, ул да нәкъ шул хатыннан кредит рәсмиләштергән була. Район кешеләренә таныш булмаган кешеләрдән кредит алмаска, уяу булырга кирәклеген искәртәбез, рәсми банклар да кредитны кыска срокларда бирә бит.
Әлеге яисә башка җинаятьләр турында Сезгә нәрсә дә булса билгеле булса, Аксубай эчке эшләр бүлегенә 02, 2-72-06, 2-79-74 саннары буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев