Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баллы авыл

Үткән якшәмбе көнне Медянка авылы халкы һәм кунаклар авыл оешуның 85 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бу көнне 20 хуҗалыктан артыграк булган авыл бик күп халыкны җыйды. Башлангыч мәктәп һәм клуб комплексы янындагы мәйданга авыл халкы, биредә туып-үсеп бүгенге көндә читтә яшәүче кешеләр, тирә-як авыллардан, илнең башка төбәкләреннән кунаклар җыелды. Авыл халкын...

Үткән якшәмбе көнне Медянка авылы халкы һәм кунаклар авыл оешуның 85 еллыгын бәйрәм иттеләр.
Бу көнне 20 хуҗалыктан артыграк булган авыл бик күп халыкны җыйды.


Башлангыч мәктәп һәм клуб комплексы янындагы мәйданга авыл халкы, биредә туып-үсеп бүгенге көндә читтә яшәүче кешеләр, тирә-як авыллардан, илнең башка төбәкләреннән кунаклар җыелды.
Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Камил Гилманов һәм аның урынбасары Юныс Хәмидуллин килгән иде.
Бәйрәмне алып барган Аркадий Харитонов Медянка авылы тарихы турында сөйләде.
Аның сөйләве буенча, авыл 1927 елның июлендә оешкан. Гомуми җыелыштан соң Иске Тимошкино халкы тарафыннан яңа җирләрне үзләштерү турында карар кабул ителә. Участок билгеләнә һәм әлеге җиргә беренчеләрдән булып Павел Пименов күчеп килә. Авылның Медянка атамасы "Пылла сырма" үзәнлегеннән килеп чыга, чуаш теленнән русчага тәрҗемә иткәндә ул "Медовый овраг" дигәнне аңлата. Халык сөйләве буенча әлеге үзәнлектә умарталык булган. Көчле җил вакытында умарта оялары ава һәм бал үзәнлек буенча ага башлый. Һәм менә бу очрак авылга исем бирүгә сәбәп була.
Тора-бара бирегә башкалар да килеп урнаша башлыйлар. Бергәләп алар сыер, ат абзарлары, тимерче алачыгы төзиләр, вакыт үтү белән ул "Победа" колхозына керә. Авылда мәктәпне дә, клуб, кибет биналарын да бергәләп төзиләр.
Медянка авылы халкына Бөек Ватан сугышын да, колхозларны берләштерү чорын да бергәләп кичерергә туры килә. Әмма боларның берсенә карамыйча, авыл үзенең тарихы, йолалары белән яшәвен дәвам итә.
Моны район башлыгы Камил Гилманов та үзенең котлавында билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда кечкенә авылларда яшәүчеләр лаеклы тормыш белән яшәр өчен бөтен көчләрен куялар, ә иң мөһиме, барлык проблемаларны да бергәләп хәл итәләр. Камил Камалович Медянкага кадәр юл төзү республика Программасына кертелде дигән шатлыклы хәбәр җиткерде һәм барлык башлангычларда да район җитәкчелеге ярдәм итәчәк дип вәгъдә бирде.
Камил Камалович башлангыч мәктәпкә истәлекле бүләк тапшырды.
Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов, Александр Шуркин, Иван Семенов, Андрей Харитонов һ.б.лар да авыл халкын юбилей белән котладылар.
Үзешчән артистлар Лидия Квакова, Светлана Козлова, Юлия Пименова, Альбина Пименова, Анна Тербухова, Кристина Туйкина, Ольга Шуркина, Петр Егоров, Евгений Копанев җитәкчелегендәге "На завалинке" фольклор ансамбле чыгышы халык күңеленә хуш килде.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң район башлыгы Камил Гилманов һәм аның урынбасары Юныс Хәмидуллин башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы комплексын карадылар. Бина ремонт таләп итә. Камил Камалович әлеге эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев