Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баландада алмагачлар чәчәк атачак

Түбән Баланда авылында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Хәтер бакчасы утырттылар. Бу авылдан 160 кеше фронтка китә, шуларның 98е кире әйләнеп кайтмый. "70 алмагач үсентесе балалары, оныклары һәм киләчәгебез өчен башларын салган баландалылар истәлегенә тере шәмнәр кебек чәчәк атачак", - дип билгеләп үтте Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов Бакчага нигез салу...

Түбән Баланда авылында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Хәтер бакчасы утырттылар.



Бу авылдан 160 кеше фронтка китә, шуларның 98е кире әйләнеп кайтмый. "70 алмагач үсентесе балалары, оныклары һәм киләчәгебез өчен башларын салган баландалылар истәлегенә тере шәмнәр кебек чәчәк атачак", - дип билгеләп үтте Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов Бакчага нигез салу тантанасында, ә анда ветераннар, интеллегенция, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Камил Гилманов Хәтер бакчасына беренче үсентене утыртты. Соңрак әлеге изге эшкә Аксубай чиркәве рухание Александр Качаев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, Аксубай ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков, прокурор Эдуард Хираҗев һәм авыл активистлары кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев