Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балаларга әкият бүләк иттеләр

Узган җомга көнне район Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган «Кулга-кул тотыныйк, дуслар» дип исемләнгән чара онытылмаслык бәйрәмгә әверелде. Мәдәният бүлегенең әлеге балаларның тормышында бер генә көнне булса да яңа ел могҗизасын көтеп, әкияткә әверелдерү нияте барып чыкты дисәк ялгыш булмас. Әкият ишек төбеннән үк башланды, балаларны карнавал...

Узган җомга көнне район Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган «Кулга-кул тотыныйк, дуслар» дип исемләнгән чара онытылмаслык бәйрәмгә әверелде.


Мәдәният бүлегенең әлеге балаларның тормышында бер генә көнне булса да яңа ел могҗизасын көтеп, әкияткә әверелдерү нияте барып чыкты дисәк ялгыш булмас. Әкият ишек төбеннән үк башланды, балаларны карнавал костюмнары, татар милли киемнәре һәм мультфильм геройлары булып киенгән мәдәният хезмәткәрләре каршы алды. Ишектән кергән һәр бала кулына шар тоттырып, аны чәй өстәле янына кадәр озаттылар. Бәйрәмгә бөтен район буенча балалар җыелды. Чара башланыр алдыннан балаларга «Маша һәм аю» мультфильмы тәкъдим ителде.
Ярты сәгать вакыт эчендә тамашачылар залы балалар белән тулды. Клоун костюмнарына киенгән алып баручылар Надя белән Лиля чараны ачып җибәрделәр, аларның берсе чара дәвамында алтын эзләп баш ватты, ә икенчесе аны залда утыручы балаларның алтыннан да кыйммәтрәк булуына ышандыра алды. Балалар адресына җылы, ихлас тәбрикләүләр яңгырады.
Район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Сергей Александров үз чыгышында, инвалидлар ункөнлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мондый киң күләмле бәйрәм беренче тапкыр үткәрелә, дип билгеләп үтте. Бу көнне балаларны сәхнәдән Аксубай мәчете имам-мөхтәсибе Равил Хәзрәт Зөфәров һәм православие чиркәве башлыгы Александр Качаев ихластан котлап, балаларның көчле рухлы булуларын, әти-әниләренә сәламәтлек һәм Ходай ярдәменнән ташламасын дип теләделәр. Шулай ук бәйрәмгә махсус килгән Нурлат ЮХИДИ бүлеге вәкиле Гөлфия Гималтдинова, Аксубай ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илшат Сибгатуллин һәм ЦВР директоры урынбасары Валентина Краснова да балаларга изге теләкләрен юлладылар. Алар мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясадылар (әйтергә кирәк, төрле техникаларда башкарылган эшләр күргәзмәсе фойеда урын алган иде), аларга яктылык кайтаргыч беләзекләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре китапларын өләштеләр.
ДШИ укучылары бу көнне үзләренең яшьтәшләренә җыр-биюләре аша күпме шатлыклы мизгеләр бүләк иттеләр. Сәхнәдән тамашачылар өстенә төрле шарлар атылгач, балалар алар белән уйнаклап бер-берсенә таба очырдылар. Сәхнәдә бүләкләр салынган капчыгын җилкәсенә салган Кыш бабайның пәйда булуы көтелмәгән шатлыклы мизгелгә әверелде. Аның ярдәмчеләре-яшь җырчылар һәм биючеләр кулларына уенчыклар тотып залга төштеләр һәм һәр балага уенчыклар, тәм-томнар, канцелярия товарлары өләштеләр. Ә бу әкият түгелме?
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең әлеге идеясын район башлыгы Камил Гилманов та хуплады һәм чараны оештыруга финанс ярдәме күрсәтте. Район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, «Балаларга уенчыклар бүләк ит» акциясендә катнашкан район халкы да читтә калмады. Акция игълан ителгәч, бирегә йөзләгән кеше уенчыклар, тәм-томнар, концтоварлар алып килде. Хәйрия ярдәме күрсәткән кешеләрнең барысының да исемнәрен атап үтү мөмкин түгел. Изгелек бөтен халык белсен өчен эшләнми. Әмма балалар, аларның әти-әниләре шундый кызыклы һәм истәлекле бәйрәм оештырганнары өчен барысына да рәхмәт белдерделәр. Мәдәният бүлеге фойесында аерым финанс ярдәменә мохтаҗ булучыларга акча җыю өчен пыяла куб куелган иде. Нәрсә генә дисәк тә бездә гаҗәеп изге күңелле кешеләр бар икән. Балаларын ияртеп тамаша карарга килүчеләр акчаларын кызганмадылар, чөнки алар балалар сәламәтлегенең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын яхшы беләләр. Чара тәмамлангач кубны ачтылар һәм анда җыелган акча кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ бер яшьлек Маркның әбисенә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев