Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балаларга электр уты турында

Чистай электр челтәрләре" оешмасы тарафыннан оештырылган "Имин каникуллар акциясе райондагы барлык мәктәп яны лагерьларында ял итүче 200дән артык баланы үзенә җыйды. Җәйге каникуллар башланыр алдыннан үткәрелүче бу акция районда матур бер традициягә әйләнде. Узган ел балаларга бәйрәмнең уен формасында үткәрелүе ошаган иде. Быел исә оештыручылар аеруча ныклы әзерләнгәннәр. "Чистай электр...

Чистай электр челтәрләре" оешмасы тарафыннан оештырылган "Имин каникуллар акциясе райондагы барлык мәктәп яны лагерьларында ял итүче 200дән артык баланы үзенә җыйды.


Җәйге каникуллар башланыр алдыннан үткәрелүче бу акция районда матур бер традициягә әйләнде. Узган ел балаларга бәйрәмнең уен формасында үткәрелүе ошаган иде. Быел исә оештыручылар аеруча ныклы әзерләнгәннәр.

"Чистай электр челтәрләре" хезмәткәрләре балаларга электр җиһазларыннан имин файдалану кагыйдәләре, электр энергиясенең кайда һәм ничек барлыкка килүе һәм безнең өйләргә нинди юллар белән үтеп керүе турында сөйләделәр. Өлкәнрәкләр викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, ә иң кечкенәләр өчен рәсем конкурсы оештырылды.

Акцияне оештыручылар балаларны кисәтү билгеләре белән таныштырдылар. Төрле сорауларга җавап биреп, укучылар электр энергиясе турында күп мәгълүмат белүләрен күрсәттеләр. Соңыннан балаларны электр тогыннан зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр.

Акциягә килгән бер генә бала да бүләксез калмады. Оештыручылар конкурсларда җиңүчеләргә, викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә, кыскасы һәркемгә бүләк ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев