Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

БАЛАЛАР ЗЫЯН КҮРӘ

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, шул исәптән Аксубай район үзәк хастаханәсе, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европа илләрендә оештырылган Европа иммунизация атналыгында катнашачак. Хәзерге вакытта халыкны иммунизацияләү йогышлы авыруларга каршы иң кулай чара булып тора. Татарстан Республикасында специфик иммунизацияләүне профилактикалау нәтиҗәсендә йогышлы авыруларның кимүендә уңай динамика сизелә башлады: 19 ел...

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, шул исәптән Аксубай район үзәк хастаханәсе, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европа илләрендә оештырылган Европа иммунизация атналыгында катнашачак.


Хәзерге вакытта халыкны иммунизацияләү йогышлы авыруларга каршы иң кулай чара булып тора.

Татарстан Республикасында специфик иммунизацияләүне профилактикалау нәтиҗәсендә йогышлы авыруларның кимүендә уңай динамика сизелә башлады: 19 ел дәвамында - полиомиелит, өч ел дәвамында кызылча авырулары теркәлмәгән; 18 ел дәвамында, бары тик аерым елларда гына, дифтериянең берничә очрагы теркәлгән, вируслы В гипатиты, эпидемик паротит һәм бума ютәл авыруларының кимүендә уңай үзгәрешләр күзәтелә.

Европа иммунизация атналыгы - 2015 нең максаты - йогышлы авыруларга каршы прививкалар ясау дәрәҗәсен арттыру, профилактик прививкалардан баш тарту очракларын киметү, халыкның сорциаль авыр төркемнәрен иммунизацияләү (социаль яктан уңышлы булмаган һәм прививка ясатудан баш тартучы затлар).

- Безнең районда дини карашлардан чыгып, вакцинацияләүдән баш тартучы халык төркемнәре проблемалар тудыра, - дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Без нәкъ менә баш тарткан ата-аналар белән шәхси эш алып баруны көчәйтергә планлаштырабыз. Яңа гына бала тудырган әниләрнең сабыйларга прививка ясаудан баш тарту очраклары булды. Алга таба да шулай дәвам итсә, районда куркыныч авырулар белән чирләүче балалар күп булачак.

- Исегезгә төшерәбез, 2014 елда республикада туберкулез авырулы ике бала дөньяга килгән. Бары тик вакытында ясалган вакцинация генә мондый куркыныч авырулардан котылырга ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады Рөстәм Рифкатович.

Район үзәк хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, ата-аналар белән агитация эшен көчәйтү, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ата-аналар активлары белән эшләү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев