Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар турында бер кайчан да онытмагыз

ТРда балалар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина эшлекле визит белән Аксубай районында булды. Сишәмбе көнне ул коллегалары-балаларның хокукын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча бүлек начальнигы Надежда Бычкова, балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина белән берлектә, район башлыгы, башкарма комитет, прокуратура, сәламәтлек саклау, мәгариф, массакүләм мәгълүмат...

ТРда балалар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина эшлекле визит белән Аксубай районында булды.
Сишәмбе көнне ул коллегалары-балаларның хокукын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча бүлек начальнигы Надежда Бычкова, балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина белән берлектә, район башлыгы, башкарма комитет, прокуратура, сәламәтлек саклау, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль яклау, суд приставлары вәкилләре катнашында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә гражданнарны кабул итте. Вәкаләтле вәкил янына алдан киңәш сорап язылган кешенең дүртесе килде.

Беренчесе-күп балалы ана Галина Липатова. Липатовлар гаиләсендә биш бала, шуларның өчесе-тәрбиягә алынганнар, икесе-физик кимчелекләре чикләнгән бала. Бу ханымны торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия күләме һәм ана капиталын оформить итү кызыксындырды. Беренче очракта Гүзәл Удачина һәм аның коллегалары, җиде кешедән торган бөтен гаиләгә 30 процентлы субсидия алуга документлар тутыру файдалырак, дип аңлаттылар күп балалы анага. Мөмкинлекләре чикләнгән ике балага тиешле 50 процентлы субсидиядән баш тарту хәерлерәк. Ә инде ана капиталына килгәндә, ул һәр гаилә әгъзасына тиеш, әмма аны тутырганнан соң туган балаларга гына түгел, дип аңлаттылар. Вәкаләтле вәкил янына физик мөмкинлекләре чикләнгән бала өчен фатир алу, балалар бакчасы өчен түләүне арттыру, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә урын булмау мәсьәләсе белән дә килделәр. Соңрак ачыкланганча, беренче гаилә торак алуга чиратта да тормый икән, әлеге ханымны башкарма комитет белгече белән очрашуга һәм күтәрелгән мәсьәләне җентекләп тикшерергә чакырдылар. Балалар бакчасы өчен түләүгә килгәндә, Гүзәл Удачина мәгариф һәм социаль яклау бүлеге белгечләрен районның мәктәпкәчә учреждениеләренә йөрүче балаларның ата-аналары белән аңлату эшләре алып барырга чакырды. Балалар бакчасы өчен яңача түләү аз тәэмин ителгән гаиләләрнең хокукын һич тә чикләми, исәп-хисап кына башкача ясалачак.


Өченче мәсьәләгә ачыклык кертеп, район башлыгы Камил Гилманов шунысын әйтеп үтте: 2014 елда район үзәгендә 260 урынга исәпләнелгән балалар бакчасы төзелә башлаячак һәм чиратлар проблемасы хәл ителәчәк. Ә инде балалар бакчасына конкрет баланы урнаштыру мәсьәләсенә килгәндә, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, балаларны мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә урнаштырганда өч яше тулган балаларга өстенлек бирелә, ә бу балага ике яшь тә тулмаган әле, дип аңлатты.
Гүзәл Удачина төрле хезмәт вәкилләренә мөрәҗәгать иткән гражданнар белән урыннарда очрашырга чакырды һәм һәр хәл ителгән мәсьәлә контрольдә тотылачак, дип әйтте.

Гражданнарны кабул иткәннән соң, ТРда балалар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил балалар һәм яшүсмерләр өчен "Хыял" социаль приютында булды. Халыкара һәм төрле хезмәт вәкилләре белән бергә ул социаль учреждениенең һәр почмагын, бүлмәсен карап чыкты, анда яшәүче балалар белән аралашты. Ашханә, процедура кабинеты аеруча зур игътибар белән тикшерелде. Надежда Бычкова һәм Илсөяр Гарифуллина белән алар тәрбияләнүчеләрнең шәхси эшләре белән таныштылар. Санитария-эпидемиология нормалары, документларны тутыру, уңышсыз гаиләләр белән аклату эше алып бару буенча кайбер кимчелекләр ачыкланды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев