Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар сезне көтә!

Аксубай муниципаль районының мәдәният бүлеге "ТАТМЕДИА" ҖЧҖ филиалы район газетасы редакциясе белән берлектә инвалидлар ункөнлегендә күләмле чаралар үткәрергә планлаштыра. Җомга, 5 декабрь көнне, сәгать 10.00да физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны район Мәдәният йортында көтәбез. Алар арасында коляска белән генә хәрәкәтләнүчеләр һәм онко-авыру балалар да бар. Бу балалар - гадәти булмаган көчле...

Аксубай муниципаль районының мәдәният бүлеге "ТАТМЕДИА" ҖЧҖ филиалы район газетасы редакциясе белән берлектә инвалидлар ункөнлегендә күләмле чаралар үткәрергә планлаштыра.


Җомга, 5 декабрь көнне, сәгать 10.00да физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны район Мәдәният йортында көтәбез. Алар арасында коляска белән генә хәрәкәтләнүчеләр һәм онко-авыру балалар да бар. Бу балалар - гадәти булмаган көчле рухлы сабыйлар, аларның ныклылыгына һәм тормышны ничек яратуларына сокланып туймаслык.

Шул ук вакытта алар үзенчәлекле дә - алар безнең игътибарыбызга, кайгыртуыбызга мохтаҗ. Менә шуның өчен дә район мәдәният йорты физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Бергә кулга-кул тотынып" дип аталган бәйрәм оештырып, аларга иксез-чиксез шатлык, сөенеч бүләк итәргә тели. Оештыручылар әлеге көнне һәр бала бәйрәмнән үзе белән уенчык алып китә алсын өчен, уенчыклар җыю буенча "Изге йөрәк" акциясен игълан итте. Шулай итеп, акциядә катнашкан һәр кеше балалар белән үзенең күңел җылысын бүлешә ала. Уенчыклар район Мәдәният йортында атна дәвамында кабул ителә. Акция үтәсе көнне Мәдәният йорты фойесында хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр өчен пыяла куб куелачак, чөнки районда адреслы финанс ярдәме таләп ителгән физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да бар.


Бары тик бергәләп кенә без әлеге балаларның дөньясын матуррак, ямьлерәк, яктырак итә алабыз. Килегез, сезне оештыручылар, балалар көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев