Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар мәнфәгатендә

Балигъ булмаганнар эше буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Комиссия эше уңай мизгелдән башланды. Комиссиядә Иске Мокшино урта мәктәбе директоры Раил Шәрәфетдиновның чыгышы тыңланды. Ул балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядән үз укучысын исәптән төшерүне үтенде. Аның белән шәхсән эшләү үз нәтиҗәсен биргән. Җәмәгать тәрбиячесе билгеләп үткәнчә, укучы төзәлү юлына...

Балигъ булмаганнар эше буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Комиссия эше уңай мизгелдән башланды. Комиссиядә Иске Мокшино урта мәктәбе директоры Раил Шәрәфетдиновның чыгышы тыңланды. Ул балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядән үз укучысын исәптән төшерүне үтенде. Аның белән шәхсән эшләү үз нәтиҗәсен биргән. Җәмәгать тәрбиячесе билгеләп үткәнчә, укучы төзәлү юлына баскан, мәктәптә дә, өйдә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Мәктәп укучысын директор урынбасары Татьяна Бикулова да яклады. Комиссия аларның үтенечен канәгатьләндерде. Әмма яшүсмер мәктәптә исәптә торачак, димәк, аның үз-үзен тотышын тикшереп торачаклар.

Комиссия утырышында, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны "Хыял" приютында яшәүче балалар турында опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Руфил Дәүләтшин сөйләде. Моннан тыш, комиссия балигъ булмаган балалар һәм ата-аналарга карата административ материалларны карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев