Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар бакчасы игътибар үзәгендә

"Кояшкай" Аксубай балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен дүшәмбе көн мәшәкатьле булды. Эш менә нидә: 2 февраль көнне бакчага бик күп балалар кабул ителде. Ике йөздән артык бала хәзер яңа балалар бакчасына йөриячәк. Балаларны төркемнәргә урнаштыруда тәрбиячеләргә ярдәм күрсәтү өчен монда иртәдән бирле мәктәпкәчә белем бирү белгече Гөлсирә Хәйруллина кизү торды. -...

"Кояшкай" Аксубай балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен дүшәмбе көн мәшәкатьле булды.

Эш менә нидә: 2 февраль көнне бакчага бик күп балалар кабул ителде. Ике йөздән артык бала хәзер яңа балалар бакчасына йөриячәк. Балаларны төркемнәргә урнаштыруда тәрбиячеләргә ярдәм күрсәтү өчен монда иртәдән бирле мәктәпкәчә белем бирү белгече Гөлсирә Хәйруллина кизү торды.
- Беренче көнне балаларга да, әти-әниләргә дә, тәрбиячеләргә дә бер-берсенә җайлашырга кирәк булды, - диде Гөлсирә Рафиковна. - Без тәрбиячеләр белән һәр гаиләне каршы алып, төркемнәргә озаттык. Кыенлыкларны җиңеп чыктык.
Балалар бакчасына эшлекле визит белән район һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре килде. Район башлыгы Камил Гилманов педагоглар эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул барлык төркемнәрне дә карап, җиһазландырылу халәтен күзәтеп чыкты. Җитәкчеләр балалар бакчасында тормыш итү эшчәнлеге системасы кимчелекләрсез эшләячәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Тәрбияләнүчеләр дә яңа бинага күнегә башлаганнар.
- Монда бик матур, безгә бик ошый, - дип җавап бирәләр балалар бертавыштан.
Камил Камалович һәр төркемдә балалар белән сөйләшергә вакыт тапты, аларның районыбызның лаеклы гражданнары булып үсүен, ә тәрбиячеләргә уңышлы эш көннәре, югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде, ә бит моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган.
-Кайбер әти-әниләр балаларын китерергә әзер түгелләр әле, - диде балалар бакчасы мөдире Алсу Заһидуллина. - Алар безгә киләләр, төркемнәргә керәләр, тукландыру режимы, көн тәртибе белән кызыксыналар. Минем уйлавымча, марттан балалар саны артачак, ә әлегә яңа тәрбияләнүчеләр җайлашалар.
-Бу балалар бакчасы район һәм республика җитәкчелеге, шул исәптән ата- аналар күзәтүендә эшләүгә әзер, - дип йомгак ясады мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Аның җиһазланышына шәһәр бакчалары да көнләшерлек, хәтта. Менә шуның өчен белем бирү процессына да, кадрларның квалификациясенә кагылышлы да таләпләр катгый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев