Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балачак һәрчак кояшлы булсын

1 июнь - Балаларны яклау көне. Бу көнне районның төп сәхнәсендә киңкүләмле чара белән билгеләп үттеләр. Җәйнең беренче көнендә район мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, Социаль яклау идарәсе һәм башка оешмалар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, балалар бакчаларына йөрүче сабыйларны һәм башлангыч сыйныф укучыларын уртак бәйрәмгә җыйдылар. Район...

1 июнь - Балаларны яклау көне. Бу көнне районның төп сәхнәсендә киңкүләмле чара белән билгеләп үттеләр.


Җәйнең беренче көнендә район мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, Социаль яклау идарәсе һәм башка оешмалар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, балалар бакчаларына йөрүче сабыйларны һәм башлангыч сыйныф укучыларын уртак бәйрәмгә җыйдылар.
Район башлыгы Камил Гилманов тантана гаеплеләрен бәйрәм белән тәбрик итеп, аларга кояшлы балачак һәм аяз, якты киләчәк теләде.


Бәйрәмне алып баручылар - әкият геройлары Сугыш чукмары белән Карамелька сәхнәдә үк балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.


Сәнгать мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләр әзерләгән концерт номерлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
Төрле төстәге шарлар белән бизәлгән залда аллы-гөлле костюмнар кигән балаларның шатлыклы көлү авазлары - балачак иленең иң якты бер мизгелен чагылдырды.
Ә сәхнәгә зур тартмада спонсорлар ярдәме белән алынган бүләкләрне чыгаргач, балаларның йөзендә балкыган елмаюдан көн тагын да яктырып киткәндәй тоелды.

Ә спонсорларны санап бетерерлек түгел - шәхси эшмәкәрләр, район оешмалары һәм предприятиеләре, "Хыял" балалар приюты, саклык банкы, шәфкатьлелек йортлары, ДШИ, ПФР, редакция коллективы һ.б.
Бүләккә җыелган йомшак уенчыкларны, лего конструкторын, канцелярия товарларын, китаплар һәм башка бик күп бүләкләрне якын көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә китерәчәкләр.


Тамаша залына керү юлына куелган махсус тартмага авыру балаларга ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акчасы җыелды. Шул рәвешле җыелган 2050 сум акчаны социаль яклау идарәсе белгечләре сигез яшьлек Ваняны дәвалау өчен бирәчәкләр.
Балачакның бу матур бәйрәме әнә шундый изге эшләрнең башлангычы булсын иде. Кешеләр, тирә-ягыгызга карагыз әле, бәлки сезнең тирәгездә дә ярдәмгә мохтаҗ балалар бардыр - аларга мәрхәмәтлелек күрсәтсәгез иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июнь – Балаларны яклау көне.