Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бадминтон популяр булсын өчен

Советлар Союзы Герое Григорий Романов истәлегенә багышланган бадминтон буенча район ярышлары оешкан төстә һәм бихисап спортчылар катнашында үтте. Мондый турнир Аксубайда беренче тапкыр үткәрелде. Ярышларны мәгариф бүлеге һәм яшьләр эше, спорт бүлеге оештырды. Аксубай өчен әлеге яңа төр саналган ярышлар иртәнге сәгать уннан алып караңгы кичкә кадәр дәвам итте. Тугыз...

Советлар Союзы Герое Григорий Романов истәлегенә багышланган бадминтон буенча район ярышлары оешкан төстә һәм бихисап спортчылар катнашында үтте.


Мондый турнир Аксубайда беренче тапкыр үткәрелде. Ярышларны мәгариф бүлеге һәм яшьләр эше, спорт бүлеге оештырды.
Аксубай өчен әлеге яңа төр саналган ярышлар иртәнге сәгать уннан алып караңгы кичкә кадәр дәвам итте. Тугыз белем бирү учреждениесеннән 90 катнашучы иң яхшы бадминтончы исеме өчен көч сынашты.

Мәктәп укучылары арасындагы төркемнәрдән тыш, өлкән яшьтәге спортчылар да ярышты.
-Уеннар, Олимпия системасы буенча өч партиядән ике җиңүгә кадәр, бер кешелек разрядта үтте, - дип аңлатты турнирның баш тренеры Игорь Васильев. -Әлеге ярышларның төп максаты - бадминтонны популярлаштыру һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау. Укучылар арасында барлык призлы урыннарны искетимошкинолылар алды. 3 нче номерлы Аксубай урта мәктәбе һәм Шәрбән мәктәбе вәкилләре уңышлы чыгыш ясадылар.

Үзләренең яшь төркемнәрендә Вадим Мулеев, Савелий Чугунов, Никита Мулеев, Алексей Агапов беренче урыннарны яуладылар. Аларның барысы да - тренер Владислав Мулеев укучылары.
Кече яшьтәге кызлар арасында Савгач мәктәбеннән Мария Мельникова беренчелекне яулады. Бераз өлкәнрәкләр арасында яңадан искетимошкинолылар җиңде - Ангелина Агапова, Лина Пилайкина һәм Карина Мишина.

Өлкәннәр арасында ярышлар бик тә кызыклы үтте. Тренерларга уенда яшь бадминтончылар көч биреп торды. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренчедә - Яңа Тимошкино мәктәбеннән Николай Сандимиров, икенчедә - Алексей Якимов (2 нче Аксубай урта мәктәбе), өченчедә - Савгачтан Леонид Васильев; хатын-кызлар арасында беренче урынны 2 нче номерлы Аксубай урта мәктәбеннән Наталья Пименова алды, икенче урында - Зоя Шихранова (3 нче Аксубай урта мәктәбе), өченчедә - Ольга Васильева (Аксубай ДЮСШ).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев