Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Бабайга Җиңү өчен рәхмәт“

Район газетасы редакциясе "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт" иҗади эшләр бәйгесен игълан итә. Бәйгенең максаты - укучыларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү. "Сельская новь" - «Аксубай» aksubayevo.ru. сайтында узачак бәйгедә катнашу өчен аерым авторлар, иҗат коллективлары, районның белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук эшче яшьләр чакырыла. Бәйге ике номинациядә...

Район газетасы редакциясе "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт" иҗади эшләр бәйгесен игълан итә.

Бәйгенең максаты - укучыларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү. "Сельская новь" - «Аксубай» aksubayevo.ru. сайтында узачак бәйгедә катнашу өчен аерым авторлар, иҗат коллективлары, районның белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук эшче яшьләр чакырыла. Бәйге ике номинациядә узачак: патриотик темага багышланган иҗади эш (проза, шигырь, поэма, хикәя, истәлек); патриотик темага фото. Иҗади эштә якын кешеңнең - дәү әтиеңнең, туганыңның фронтта күрсәткән батырлыгы турында язып, ветеранның фронтта төшкән һәм бүгенге көнге фотосын куярга.
Җиңүчеләр өч яшь категориясендә редакция коллегиясе тарафыннан сайлап алыначак: 7-11 яшь - кече яшь төркеме; 12-17 яшь - урта яшь төркеме; 18-23 яшь - өлкән яшь төркеме.
Бәйге 2015 елның 11 мартыннан алып 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Иҗади эшләр 2015 елның 11 мартыннан 15 апрельне кертеп кабул ителәчәк.
Сайтта 15 апрельдән 1 майга кадәр иң яхшы эшкә тавыш бирү уздырылачак. Иң күп тавыш жыйган катнашучы укучылар мәхәббәте призын яулый.
1 май көнне бәйгегә йомгак ясалачак - җиңүчеләргә редакциядән истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 6 май көнне җиңүче турында без район газетасы битләрендә тулырак язачакбыз.
Бәйге эшләрен sait-selnew@mail.ru электрон адресында көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев