Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бабайга Җиңү өчен рәхмәт!

Район газетасы редакциясе "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт!" иҗат эшләре бәйгесенә йомгак ясады. Ул безнең газета сайтында 11 марттан 15 нче апрельгә кадәр барды. Катнашучылар якын һәм кадерле булган кешеләре - бабалары, туганнарының фронтта күрсәткән батырлыклары турында сөйләделәр, ветераннарның фронтта төшкән фотоларын җибәрделәр, аларга атап шигырьләр яздылар. Редакция коллегиясе җиңүчеләрне билгеләде....

Район газетасы редакциясе "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт!" иҗат эшләре бәйгесенә йомгак ясады.



Ул безнең газета сайтында 11 марттан 15 нче апрельгә кадәр барды. Катнашучылар якын һәм кадерле булган кешеләре - бабалары, туганнарының фронтта күрсәткән батырлыклары турында сөйләделәр, ветераннарның фронтта төшкән фотоларын җибәрделәр, аларга атап шигырьләр яздылар. Редакция коллегиясе җиңүчеләрне билгеләде. Кече яшь төркемендә Казан шәһәренең кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Руслан Ишмаев ("Или грудь в крестах, или голова в кустах" эше белән), урта яшь төркемендә Ольга Зольникова ("Нас свела война" эше белән) җиңү яуладылар. Татар телендә язылган иҗат эшләре арасында 2 нче Аксубай урта мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы Эльвина Билалова "Сугыш" эше белән җиңүче дип табылды.


Руслан Ишмаев эше шулай ук газета укучылар күңелен яулаган (аның өчен йөздән артык кеше тавыш биргән).


Бәйге җиңүчеләрен без 12 майда сәгать 10.00 да шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан газета редакциясенә чакырабыз.


www.aksubaevo.ru сайтында бәйгеләрне күзәтеп барыгыз һәм редакциядән приз алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев