Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Азык хәзерләү сезонына әзер

Районда техникаларның азык хәзерләү чорына әзерлегенә бәя бирү буенча смотр-бәйге узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык хәзерләүгә әзерлегенә махсус комиссия бәя бирде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру секторы җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, механикалаштыру буенча консультант Рамил Фәттахов, район Гостехнадзор бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов эшләделәр. 
Бәя бирү комиссиясе беренче булып “Аксубай“ агрофирмасының “Луч“ бүлегендә булды. Механизаторлар техникалар эшен тәкъдим иттеләр, ә үзләре исә  авыл хуҗалыгы машиналарын имин куллану буенча үзенчәлекле тест үттеләр.

“Актай“ агрофирмасында азык хәзерләү техникасы бер сафка куелган иде. Комиссия техника чараларының киләсе “яшел уракка“ әзерлек дәрәҗәсенә уңай бәя бирде. Шулай ук “Сөлчә“ агрофирмасының азык хәзерләү агрегатлары да тикшерү уздылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре техникаларны әзерләү һәм хезмәт иминлеге мәсьәләләре буенча киңәшләрен бирделәр. 
“Аксу Агро“ агрофирмасының “азык хәзерләү техникасы парады“ ике Ибрай  авыллары арасында күпьеллык үләннәр участогында узды. Арсенал  тәэсирләр калдырырлык: тракторлар, комбайннар, төрле маркадагы һәм модификациядәге авыл хуҗалыгы машиналары. Азык хәзерләү сезонына әзерлекне оештыруда, шулай ук эш урынында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә хилафлыклар табылмады.
– Безнең механизаторлар төрле мәсьәләләрне башкарып чыгарга  сәләтле, – дип ассызыклады “Аксу Агро“ агрофирмасы директоры Солтан Шәйхуллин. – Чәчү дисеңме, азык хәзерләүме, алар яхшы нәтиҗәгә өметләнеп хезмәт куялар.
Җитәкче сүзләрен дәлилләп, тикшерү тәмамлануга ук, бөтен техника кырга  юнәлде.
“Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалы үзәк базасында комиссия әгъзаларын азык хәзерләү һәм башка транспорт чараларының тигез сафы каршы алды. Тикшерүдә катнашучылар “яшел конвейер“ звеносын карап чыктылар һәм сезонга югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Комиссия эшендә район башлыгы Камил Гилманов катнашты. Азык хәзерләүчеләр белән очрашу оештырылды.
– Сезнең алда зур бурыч –  җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык хәзерләү бурычы тора, – дип ассызыклады ул. – Яхшы азык – сөт җитештерүгә, артым алуга һәм шулай ук сезнең хезмәт хакына да тәэсир итә.
– Аксубай районында алда торган азык хәзерләү эшләренә ышанычлы әзерләнгәннәр, – дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вәкиле Илнур Сафин. – Мин берничә ел рәттән бу районда булдым, һәм техника ресурсларының һәм бөтен комплексның җаваплы кыр эшләре чорына әзерлек дәрәҗәсенең елдан-ел яхшыра баруын күзәтәм. 
Ул механизаторларга беренче чиратта иминлек нормаларын үтәргә кирәклеген искәртте һәм сезонның имин үтүен теләде.
– Хезмәт уңышы күп очракта техниканың әзерлек сыйфатына бәйле, – дигән фикере белән бүлеште Миниршат Алимов. – Сез тырышып хезмәт куярсыз, һәм нәтиҗәле эшегез белән авыл хуҗалыгы предприятиеләрен яхшы азык запасы белән тәэмин итәрсез дип ышанабыз.
Азык хәзерләү эшләре вакытында техниканы куллануда иминлек чаралары, Гостехнадзорның механизаторларга таләпләре турында Илдар Бикмөхәммәтов бәян итте.
Комиссиянең  тикшерү нәтиҗәләре: 1 урында – “Аксу Агро“ ҖЧҖ, 2 урында – “Восходящая заря“ АФның “Аксубай“ филиалы. Шулай ук “Аксубай, “Актай“ агрофирмаларында да яхшы әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев