Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Азыклар һәм уңышлар турында

"Аксубай" АФ"ның Чирмешән бүлегендә терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булып үтте. Семинар эшендә район агрофирмалары җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр катнашты. Очрашуда катнашучылар "Аксубай" АФ"ның товарлыклы-сөтчелек фермасы үрнәгендә сөтлебикәләрнең продуктлылыгын билгеле дәрәҗәдә арттыру мөмкинлеге биргән тукландыруны оештыру эше белән таныштылар. Семинарда катнашучылар терлекләр өчен барлык балансланган азыклар хәзерләү процессын күзәттеләр. Монда барысы да механикалаштырылган....

"Аксубай" АФ"ның Чирмешән бүлегендә терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булып үтте.


Семинар эшендә район агрофирмалары җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр катнашты. Очрашуда катнашучылар "Аксубай" АФ"ның товарлыклы-сөтчелек фермасы үрнәгендә сөтлебикәләрнең продуктлылыгын билгеле дәрәҗәдә арттыру мөмкинлеге биргән тукландыруны оештыру эше белән таныштылар. Семинарда катнашучылар терлекләр өчен барлык балансланган азыклар хәзерләү процессын күзәттеләр. Монда барысы да механикалаштырылган. Әлеге операциягә махсус мал азыгын бүлгеч җәлеп ителгән. Әлеге машина сыешлыгында барлык кушылмалар да үлчәп исәпләнелә, ваклатыла. Җитәкчеләр һәм белгечләргә җиде катнашмадан торган азык хәзерләүнең барлык операцияләрен күрсәттеләр. Хәзерге вакытта мондый алым бары тик "Аксу Агро" сөтчелек фермасында гына кулланыла.

"Аксубай" АФ"да тулаем савым гыйнвар башына унбер тонна ярымнан артык тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 150 проценттан артык.

Семинарда катнашучылар товарлыклы-сөтчелек фермасы бинасын, корпусларны, кабинетларны, лабораторияләрне карадылар. Капиталь ремонттан соң әлеге терлекчелек объектында хезмәт шартлары бөтенләй башкача, барысы да заманча һәм ферма хезмәткәрләренең эшлекле кәефе сизелеп тора. Ә бит монда барысы да үзара бәйләнгән: балансланган, сыйфатлы азыклар - савымны арттыра, ә бу үз чиратында терлекчеләргә югары хезмәт хакы алу мөмкинлеге бирә.

- Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен без эшне, фермаларда азык өстәлен ничек оештыру өстендә күп эшләдек, - дип фикерләре белән уртаклашты авыл хуҗалыгы предприятиесе инвесторы Илнар Сөниев. - Бу эшкә хәтта галимнәрне, чит ил белгечләрен дә җәлеп иттек һәм уңышларга ирештек. Илнар Әхнәф улы билгеләп үткәнчә, яңалык кертүгә терлекчеләр коллективы да зур җаваплылык белән якын килгән, шулай ук зоотехник Анжела Мельникова, МТФ мөдирләре Олег Мельников, Андрей Андреев та рацион төзүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Илнар Сөниев, Аксубай районында җитәкчеләр һәм белгечләр тарафыннан зур ярдәм тоюын билгеләп үтте.

-Сөт җитештерүдәге уңышлар безнең үзебезгә бәйле, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов, семинар-киңәшмә эшенә йомгак ясап. - Әхнәф Сөниев җитәкләгән агрофирма коллективы үз көченә ышана, савым арта, маллар баш санын арттыру өчен монда таналар сатып алуны планлаштыралар. Әлеге хуҗалык үрнәгендә балансланган азыклар белән тукландыруга, зооветеринария чаралары үткәрүгә, ферма хезмәткәрләре хезмәтен оештыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Савымнар буенча безнең район республикада тотрыклылар исәбендә, нәтиҗәләрне тагын да яхшырту, күтәрү өчен безнең чыганакларыбыз да, мөмкинлекләребез дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев