Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Азык йортларында печән

Район игенчәләре терлекләрне кышын араннарда асрау чорына азык берәмлеге хәзерләүне көннән көн арттыра баралар. Район УСХиПның оператив мәгълүматларына караганда кышлату чорына 20000 тоннадан артык сусыл һәм тупас азыклар хәзерләнгән, шулардан 6000 тоннасын печән, 12000 тоннасын сенаж алып тора. Бу уңайдан «Актай» ООО азык хәзерләүчеләрен билгеләп үтү урынлы булыр. Алар быел...

Район игенчәләре терлекләрне кышын араннарда асрау чорына азык берәмлеге хәзерләүне көннән көн арттыра баралар.


Район УСХиПның оператив мәгълүматларына караганда кышлату чорына 20000 тоннадан артык сусыл һәм тупас азыклар хәзерләнгән, шулардан 6000 тоннасын печән, 12000 тоннасын сенаж алып тора.
Бу уңайдан «Актай» ООО азык хәзерләүчеләрен билгеләп үтү урынлы булыр. Алар быел беренче чаптырудан печән хәзерләүне беренчеләрдән булып тәмамладылар һәм шул рәвешле сыйфатлы продукт алдылар.
Агрофирмада күпьеллык үләннәр мәйданы 600 гектар җир били. Актайлылар әлеге мәйданнан 600 тонна печән җыеп алганнар һәм орлыкка да калдырганнар хәтта. Печән хәзерләү эшен кыска срокларда-10-12 көн эчендә башкардылар.
«Актай» ООО җитәкчесе Иван Шугаев сүзләренә караганда, монда техниканы алдан хәзерләгән азык хәзерләү звеносының тырышлыгы зур. Техниканың бер тапкыр да җимерелеп, басып торганы күзәтелмәде. Ә игенчеләр, чараның мөһимлеген аңлап, көчләрен һәм вакытларын кызганмый хезмәт куйдылар.
Механизаторлар Андрей Горбатов, Михаил Егоров, Владимир Уфандеев чаптыруда эшләделәр. Владимир Степанов, Александр Вашурин печән әйләндерүдә мәшгуль булдылар. Анатолий Турлуков МТЗ-80 дә аркылы тырма белән эшләде. Николай Тихейкин һәм Алексей Офимкин пресс-җыйгычта печән җыюны гамәлгә ашырдылар.
Виталий Золин, Александр Зиновьев, Сергей Мокеев прессланган әзер печәнне кырдан азык йортына ташыдылар. Александр Горбатов ярдәмчесе Вячеслав Уфандеев белән манипуляторлы «Урал» автомашинасында печәнне төргәкләргә салу белән мәшгуль булдылар.
Азык хәзерләү эшенә җаваплы булган Михаил Градусов һәм техника өчен җавап тоткан Галияр Хәмитов хезмәтне оештыру һәм агротехник чараларны үткәрүгә үзләреннән зур хезмәт өлеше керттеләр.
Печән хәзерләү вакытында кырда эшләүчеләрне кайнар аш белән тәэмин итү оештырылуын да, техника җимерелгән очракта ремонт бригадасының чыгарга әзер булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Шул рәвешле агрофирма хезмәткәрләре күпьеллык үләннәрнең беренче покосыннан яхшы сыйфатлы печән алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев