Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аз да түгел, күп тә түгел–90 ел

Кызыл Тау авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне Фатыйма Гобәйдуллина үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны түгәрәк дата белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, районның Социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин, "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин килде. Камил Камалович Фатыйма Гобәйдуллинага РФ Президенты...

Кызыл Тау авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне Фатыйма Гобәйдуллина үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Аны түгәрәк дата белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, районның Социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин, "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин килде.
Камил Камалович Фатыйма Гобәйдуллинага РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укып тапшырды. Анда, өлешчә, исәнлек, тынычлык, иминлек теләп, туксан яшьлек ветеранның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә һәм сугыштан соңгы елларда илне торгызуга үзеннән зур өлеш кертүе турында әйтелгән.
Район башлыгы юбилярга шәх-сән үзеннән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Район башлыгы Камил Гилманов чәй табыны артында ипләп кенә Фатыйма Гобәйдуллинаның тормыш юлы белән кызыксынды.
Ул тормышында бик күп авырлыклар күрүе турында сөйләде. Тумышы белән ул Яңа Ибрай авылыннан. Бала чагыннан ук авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Ә сугыш вакытында Свердловскта Мартен миче янында басып торырыга туры килә. Аннан соң язмыш җилләре аны җылы Ташкент якларына ташлый. Ветеранга күпне күрергә туры килә. Иренең беренче никахыннан туган балаларның аны үз әниләре кебек күрүенә, бөтен яклап ярдәм итеп торуларына шатланып туя алмый ул.
Камил Камалович юбилярга үз исеменнән тагын бер кат сәламәтлек, иминлек теләде һәм районда һәр ветеранның, тыл хезмәтчәненең, сугыш толының кадер-хөрмәттә булуын, барлык хезмәтләр һәм властьлар урыннарда аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш булуларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев