Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыллары белән горурланалар

Аксубай районында ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" ВПП ТРО сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында социаль билгеләнештәге ике объект-Түбән Татар Майнасы авылында -мәктәп, Карасуда күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды. Аксубай районында социаль объектларны ачуда катнашкан дәрәҗәле кунаклар арасында мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү Республика Үзәге директоры...

Аксубай районында ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" ВПП ТРО сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында социаль билгеләнештәге ике объект-Түбән Татар Майнасы авылында -мәктәп, Карасуда күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды.


Аксубай районында социаль объектларны ачуда катнашкан дәрәҗәле кунаклар арасында мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү Республика Үзәге директоры Гали Габдрахманов, "Татмелиорация" ААҖ Траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин, "ТАТЕХ" нефть компаниясе генераль директоры Ирек Хәйруллин бар иде.

-Авылларны социаль-икътисади яктан үстерү программалары эшләп килү бәрабәренә бүген районда һәм республикада ФАПлар, мәктәпләр, мәдәният йортлары, юллар төзелә, боларның барысы өчен дә без Президентыбызга, Хөкүмәткә рәхмәтле, -дип билгеләп үтте Түбән Татар Майнасы мәктәбен ачу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов.
-Барлык программалар да авыл кешеләренең тормышын яхшырту өчен эшләнә һәм гамәлгә ашырыла-Аксубай районы бөтен программаларда да катнаша. 2014 елда безнең районда 33 объект төзү планлаштырылган, әлеге максатлар өчен 550 миллион сум акча үзләштереләчәк-бу безнең район өчен зур сумма. Фермалар төзелә, терлекләр саны арта, яңа йортлар барлыкка килә. Районның киләчәге бар! Аксубай районының күп милләтле халкыннан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт.

Район башлыгы "СпецСтройИнвест" ҖЧҖ генераль директоры Фазыл Мингалимов адресына бик күп җылы сүзләр әйтте.
Тантана башланыр алдыннан мәктәп ишегалдында Фәрит Мөхәммәтшинны авыл аксакаллары каршы алдылар. Алар арасында мәктәпнең элеккеге директоры Константинов Михаил Петрович та бар иде, ул парламент башлыгы кулын кысып, яңа мәктәп төзүләренә шатланып бетә алмавын белдерде.

-Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү программалары алга таба да тормышка ашырылачак. Авылларда яңа объектлар ачу тантаналарында катнашып, мин кешеләрнең шатлык тулы йөзләрен күрәм,-дип ассызыклады Татарстан парламенты җитәкчесе.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпне төзүдә зур өлеш керткәннәре өчен "СпецСтройИнвест" ҖЧҖ генераль директоры Фазыл Мингалимовка, әлеге оешманың электр белән эретеп ябыштыручысы Галимҗан Гафиятуллинга үзе имзалаган ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Республикада яңа объектларны ачу тантанасында Татарстан Президенты исеменнән бүләк тапшыру күркәм гадәткә әверелде. Түбән Татар Майнасы мәктәбенә исә Рөстәм Миңнеханов исеменнән Интерактив комплект алуга сертификат тапшырылды.
Төзүче Николай Рыбаков һәм прораб Ирек Искәндәров район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә ия булдылар.
Подряд оешмасының генераль директоры Фазыл Мингалимов мәктәп директоры Рафик Насыйровка яңа мәктәпнең символик ачкычын тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин, Камил Гилманов һәм Фазыл Мингалимов ал тасманы кисеп, мәктәп бусагасын атлап керделәр.
ххх
Фәрит Мөхәммәтшин Карасу авылында "Мәдәни һәм күпфункцияле үзәкләр төзү" республика программасы буенча сафка бастырылган күпфункцияле үзәкне ачу тантанасында да катнашты. Әлеге программа эшли башлаган 2012 елдан алып Татарстанда йөзгә якын шундый үзәк төзелде, быел исә 40ка якын шундый бинаны сафка бастыру бурычы куелган. Дәрәҗәле кунакларны Карасуда өч милләт вәкиле: руслар - түгәрәк ипи, татарлар - чәк-чәк, чуашлар - сыра белән каршы алды.

-2008 нче елда район башлыгы буларак бу авылга беренче тапкыр килгәндә, биредә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый иде: су юк, мәдәният йорты иске, мәктәпкә ремонт таләп ителә, -дип искә алды үзәкне ачу тантанасында Камил Гилманов. - Әлеге проблемалар әкренләп хәл ителә. Авылда су кергән. Соңгы ике елда гына да өч скважина борауланган, мәктәпне ремонтладык, күптән түгел юлга вак таш җәелде, бүген исә күпфункцияле үзәк ачылуга сөенәбез. Биредә авыл өчен янып яшәүче кешеләр шактый, алар үз туган җирләрен яраталар.
Район башлыгы районыбызда барган үзгәрешләрнең Аксубай җирендә эшләүче нефть компанияләре ярдәме белән тормышка ашырылуын ассызыклады. Бүгенге көндә алар булышлыгы белән бассейн төзелә, Октябрь авылындагы комплекс төзекләндерелә, ел саен нефтьчеләр мәктәпләр һәм спорт залларын ремонтларга ярдәм итәләр. Ул нефть компанияләренең генераль директорлары: "ТАТЕХ" башлыгы-Ирек Хәйруллин, "Татнефтером-Зюзеевнефть" җитәкчесе Шамил Яһудинга районга ярдәм иткәннәре өчен тирән рәхмәтен белдерде.


-Күп еллар элек Минтимер Шәймиев белән очрашу вакытында, ул миңа Аксубай районы нефть һәм кара туфракка бай дип әйткән иде. Мин исә районыбыз тырыш кешеләре белән дә дан тота дип җавап бирдем,-диде район башлыгы. -Бездә күпмилләтле дустанә халык яши. Руслар, татарлар, чуашлар-бергәләп куелган максатларга таба барабыз.
Карасу халкы өчен күпфункцияле үзәк ачылу зур вакыйгага әйләнде. Биредә мәдәният йорты, китапханә, почта бүлеге бер түбә астына урнашты.

-Соңгы елларда без авыллар тормышы турында ныклап уйланабыз, мәдәният өлкәсен финанслауны күтәрдек. Барлык программалар да авыл яшәсен өчен эшләнгән,-диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул республикада авыл җирлекләрен үстерүгә аерым игътибар бирелүен ассызыклады, аеруча мәдәният, сәламәтлек саклау, белем бирү өлкәләрен үстерү буенча ныклы эш алып барыла һәм башка бик күп хезмәтләр булдырыла. Болар барысы да республиканың максатчан алып барылган сәясәте нәтиҗәләре. Дәүләт Советы җитәкчесе мәдәният йортында төрле түгәрәкләр эшләргә, авылда яшәүче һәркем биредә күңеленә хуш килгән шөгыльне табарга тиеш, диде. Шулай ук Аксубай җирлегендә талантлы артистлар, хәтта консерватория бетергән җырчылар да булуын атап үтте.

Фәрит Хәйруллович күпфункцияле үзәк төзүчеләргә рәхмәт әйтте һәм "Максад" җаваплылыгы чикләнгән ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Хәмидуллинга, әлеге оешманың ташчысы Михаил Мишанинга Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды. "Максад" оешмасының прорабы Илгизәр Хәмидуллинга, балта остасы Әхәт Мирзинга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Дәүләт Советы рәисе Татарстан Президенты исеменнән яңа ачылган күпфункцияле үзәккә 100 мең сумлык сертификат бирде.
Символик ачкычны төзүчеләр авыл мәдәни учагын саклаучыларга тапшырды, ә ал тасманы -Фәрит Мөхәммәтшин, Камил Гилманов һәм Шамил Яһудин кистеләр.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа объектларны ачу тантанасыннан соң район Мәдәният йортында партиянең җирле активы белән очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев