Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылга багышланган тормыш

"Аксу Агро" агрофирмасының генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов күптән түгел истәлекле юбилеен билгеләп үтте. Әлеге олуг датаны ул лаеклы каршы алды. Тормышында, эшендә-тулысынча тәртип, фидакарь хезмәт бәрабәренә ирешелгән уңыш. 65 яшь - һәркем өчен дә шактый зур яшь. Вәлиҗан Җәлалетдинов шуның 47 елын авыл хуҗалыгына багышлаган. Сигезенче сыйныфта укыганда ук ул...

"Аксу Агро" агрофирмасының генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов күптән түгел истәлекле юбилеен билгеләп үтте.
Әлеге олуг датаны ул лаеклы каршы алды. Тормышында, эшендә-тулысынча тәртип, фидакарь хезмәт бәрабәренә ирешелгән уңыш.
65 яшь - һәркем өчен дә шактый зур яшь. Вәлиҗан Җәлалетдинов шуның 47 елын авыл хуҗалыгына багышлаган. Сигезенче сыйныфта укыганда ук ул кошчылык фермасында эшли башлый, урак өстендә-комбайн штурвалы артына утыра. Вәлиҗан Миншакирович шул дәвердән бирле үзе сайлаган һөнәренә тугры кала.
-Бала чактан ук колхоз рәисе булырга хыялландым,-дип елмаеп искә ала ул. -Авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган һөнәрләр мавыктырмады...
Армиядән соң яхшы белгеч булу теләге белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый. Ә андый белгечләр туган хуҗалыгында бик тә кирәк була. Ул "Үсәр" колхозында җиде ел агроном булып эшли. Максатчан, югарыга омтылучан, лидерлык сыйфатларына хас кеше буларак, ул ирешкәннәр белән генә чикләнми - Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1981 елда, диплом алу белән "Дума" совхозы директоры итеп билгеләнә. "Восход" совхозыннан аерылып чыккан яңа хуҗалыкка нигез сала ул һәм сигез ел дәверендә әлеге хуҗалыкны районда иң яхшылар исәбенә чыгара. Әнә шундый уңган-булган җитәкчене авылдашлары - Яңа Ибрай авылы халкы үзләренә кайтарырга булалар һәм гомуми җыелышта аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Вәлиҗан Миншакирович монда уналты ел эшли. Хуҗалык таркалгач кына әлеге вазифадан китә һәм дүрт ел, лаеклы ялга чыкканчы, нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшли. Тик заманалар үзгәреп, авыл хуҗалыгы өчен авыр чор килгәч, лаеклы ялда булуына карамастан, аны агросәнәгать комплексына эшкә чакыралар. Агроинвестта белгеч һәм җитәкче буларак аның зур тәҗрибәсенә таяналар.
Вәлиҗан Җәлалетдинов алтынчы ел инде "Аксу Агро" агрофирмасын җитәкли. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе күп кенә юнәлешләр буенча районда да, республикада да алдынгы урыннарны алып тора.
Гаиләдә Вәлиҗан Миншакирович әти-әнисенең үрнәге буенча яши. Аларны ул сагынып, ихтирам белән искә ала. Сугыш ветераны Миншакир Абзәлетдин улы һәм Миңнегөлсем Шәрәфетдин кызы тату, дус, үрнәк гаилә булып 67 ел, ә Вәлиҗан Миншакирович тормыш иптәше Факия белән утыз елдан артык бергә иңгә иң куеп яшиләр. Алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенгесе көндә биш оныклары бар. Балалары Казанда яши, әти-әнисенә еш кайтып йөриләр. Җитәкченең шәхси тормышы күңелле мәшәкатьләр белән тулы.
Җәлалетдиновлар йорт тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Чын хезмәтче шундый булырга тиештер дә, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев