Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылда яңача тормыш

Фельдшер-акушерлык пунктын ачу Васильевка авылы халкы өчен шатлыклы бәйрәмгә әверелде. Авыл кешеләре әлеге вакыйганы күптән көттеләр. Гражданнар җыенында алар район җитәкчелегенә авылда яңа ФАП бинасы төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр иде, чөнки искесе күптән авария хәлендә саналды. Район башлыгы Камил Гиманов тырышлыгы белән яңа ФАП төзү "ФАПлар төзү һәм модернизацияләү"...

Фельдшер-акушерлык пунктын ачу Васильевка авылы халкы өчен шатлыклы бәйрәмгә әверелде.


Авыл кешеләре әлеге вакыйганы күптән көттеләр. Гражданнар җыенында алар район җитәкчелегенә авылда яңа ФАП бинасы төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр иде, чөнки искесе күптән авария хәлендә саналды.
Район башлыгы Камил Гиманов тырышлыгы белән яңа ФАП төзү "ФАПлар төзү һәм модернизацияләү" республика программасына кертелде.
Илдус Исхаков җитәкчелегендәге "Аксустрой" ООО төзелеш оешмасы бинаны төзүне үз өстенә алды. Бина модельле, аны Азнакай "Нефтемаш"та җитештерәләр. Аннан соң ул урында ук әзер панельләрдән җыела. Менә шуның өчен төзүчеләр бинаны кыска вакыт эчендә фундаментка куйдылар. Төзелеш эшләренең бер өлеше программага нигезләнеп, өстәп түләнде. Газ, электр энергиясе, су кертү, территорияне төзекләндерү эшләре район хисабына алып барылды. ФАПны ачу Васильевка авылы халкы катнашында бәйрәм мохиты алды.
Чараны район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул авыл халкы исеменнән әлеге нәкъ менә кечкенә авыллар өчен каралган программаны гамәлгә ашыруда ярдәм ит- кәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Район башлыгы шулай ук ФАП төзелешендә турыдан-туры катнашучыларның барысын да билгеләп үтте. Болар- җитәкчеләр Илдус Исхаков («Аксустрой» ООО), Илгизәр Хәмидуллин («Максад» ООО), Мансур Гималтдинов (Аксубай ЛМУ), Владимир Горячев («Сельэнерго» ООО), Марат Сруртдинов (Аксубай электр челтәрләре) район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов һәм Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин.
Район башлыгы Камил Гилманов, баш табиб Марат Йосыпов һәм подрядчы Илдус Исхаков ал тасманы кискәннән соң, барысы да ФАП бинасы эченә үттеләр. Монда барысы да уйлап эшләнгән, авыруларны кабул итү, тикшерү, процедура бүлмәләре барлык кирәкле техника белән җиһазланган. Авыл кешеләре әлеге эшкә үзләреннән өлеш керткәннәре өчен район башлыгына, төзүчеләргә рәхмәт әйттеләр.
Олы юлдан (Чистай-Нурлат автоюлыннан) Васильевка авылы читенә кадәр сузылган асфальт юл әлеге авыл кешеләре өчен тагын бер шатлыклы вакыйга булып тора. «Алексеевскдорстрой» юлчылары аны бер атна эчендә түшәделәр. Мастер Сергей Ещев җитәкчелегендә биредә эш «кайнап» торды. Катоклау машинасы шоферы Илья Скалов, грейдерга идарә итүче Иван Акулин, юл хезмәткәре Сергей Герасимов, шофер Владимир Изотов тырышып хезмәт куйдылар. Ком, вак таш ташып торучы «Алексеевскдорстрой»ның КамАЗ шоферлары да әлеге эшкә үз өлешләрен керттеләр. Халыкка икеләтә шатлык китерү өчен эшне ФАП ачылганчыга кадәр төгәлләргә планлаштырган булсалар, әлеге срокка сыештылар да.
-Ир-егетләрнең тырыш хезмәтенә лаеклы бәя бирергә кирәк,-дип билгеләп үтте юл эшләре тәмамлангач безнең район кураторы Идел-Вятка төбәгенең Федераль автомобиль юллары идарәсе начальнигы Мөхәммәт Гатиятуллин белән бергә Васильевкага килгән район башлыгы Камил Камалов.-Әлеге юлны яз көне яңа ФАПка кадәр сузарга тырышачакбыз.
Васильевка авылына кадәр асфальт юл килүдә район җитәкчелегенең дә, шәхсән Мөхәммәт Гатиятуллинның да тырышлыгы зур. Ә юлчыларга исә район башлыгы аерым рәхмәт белдерде. Асфальт юлның авылга кадәр килеп җитәсенә ышанмаган халык юл өстенә чыкты. Алар юлчыларга рәхмәтләрен әйтеп, бер атна элек кенә олы юлдан авылга кадәр килеп җитү зур проблема иде, ә язгы пычракта автомобиль белән бөтенләй кереп булмады, дип үз фикерләрен белдерделәр.
Юл-ул тормыш, дип юкка гына әйтмиләр. Юллар булгач, авыл яши дигән сүз, без моны авыл кешеләре сөйләменнән дә аңладык, Алар үз авыллары өчен җан аталар, ә асфальт түшәлгән юл һәм яңа ФАП белән аларның киләчәккә өметләре тагын да зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев