Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылда тормыш җайлана

Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Иске Тимошкино һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге җитәкчеләре Федор Степанов һәм Илшат Заһидуллин эшен «дүртлегә» бәяләде. «Бишле билгесе» барлык бурычлар да үтәлгәч кенә елмаячак. Ә башкарасы эшләр аз түгел. Иске Тимошкино җирлегенә күрүче Ерепкинода ФАП төзү һәм җиһазландыру планлаштырыла. Яңа Тимошкинода чишмә һәм күпер...

Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Иске Тимошкино һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге җитәкчеләре Федор Степанов һәм Илшат Заһидуллин эшен «дүртлегә» бәяләде.


«Бишле билгесе» барлык бурычлар да үтәлгәч кенә елмаячак. Ә башкарасы эшләр аз түгел. Иске Тимошкино җирлегенә күрүче Ерепкинода ФАП төзү һәм җиһазландыру планлаштырыла. Яңа Тимошкинода чишмә һәм күпер ремонт таләп итә, Никольскийда гыйбадәт йорты һәм койма, Иске Тимошкино зиратындагы гыйбадәт йорты түбәсен төзү, Батыр поселогына юл салу, Яңа Тимошкинода обелиск булдыру планлаштырыла. Хуҗасыз утлап йөргән терлекләргә бәйле проблема да шул килеш кала бирә. Әйтергә кирәк, терлекләрен ирекле утлап йөрүгә чыгарып җибәргән хуҗалар моның өчен штраф салынасын исләреннән чыгармасыннар иде, өстәвенә аның күләме елдан-ел арта. Җавапсыз хуҗаларны терлекләрне урлау очраклары да куркытмый, хәтта.
Батырда яшәүчеләрнең Интернетка тоташу турындагы үтенеченә, район башлыгы «була» дип ышандырды.
Узган елда проблемаларның күп өлеше хәл ителгән. Уңайлы фельдшер-акушерлык пункты эшли, Иске һәм Яңа Тимошкино авыллары балалар бакчаларында күләмле ремонт эшләре башкарылган, тәрәзәләр алмаштырылган. Сүз уңаеннан, Камил Гилманов балалар бакчаларында һәм мәктәптә актив эшләүчеләргә рәхмәт белдерде. Искетимошкинолылар янгын сүндерү машинасын да төзек һәм тулы әзерлектә тоталар. Зиратлар, чишмәләр тәртиптә тотыла, тулаем алганда, авыллар хезмәт сөючән кешеләре, территорияләрнең төзекләндерелгән булуы белән аерылып тора.
Иске Кыязлы халкын һәм җитәкчелекне зур капитал чыгымнар таләп итүче җирле мәктәпне ремонтлау мәсьәләсе борчый, хәер әлеге эштә укытучылар үзләре дә көчтән килгән кадәр ярдәм итәргә әзер. Зур вакыйгага-мәктәпнең 100 еллык юбилеена әзерләнергә кирәк. Белем бирү учреждениесенә кадәр асфальт юл түшәлгән. Монда ике ел рәттән «Алтэкс» призына район ярышлары үткәрелгән һәм ул агымдагы елда да көтелә.
Су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә акрынлап җайга салына. Бүгенге көндә су скважинасын бораулау эшләре алып барыла, ике су үткәрү торбасы алмаштырылган. Электр тапшыру линияләре дә алмаштыруны таләп итә. Кызыл-Тау халкы түземсезлек белән яңа ФАП көтә. Тиздән әлеге авыл да үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Ике җирлектә дә демографик хәл катлаулы кала бирә. Иске Кыязлыда үлүчеләр саны туучылар саныннан өч тапкырга (7 гә карата 21), Иске Тимошкинода ике тапкырга (11 бала туган, 23 кеше вафат булган) артык.
Тулаем алганда, авылда тормыш җайга салына, яңа йортлар төзелә.
Җитәкчелек кечкенә авылларга игътибарны арттыра бара. Шул рәвешле кискен проблемалар кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев