Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылда тормыш җайлана

Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Иске Тимошкино һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге җитәкчеләре Федор Степанов һәм Илшат Заһидуллин эшен «дүртлегә» бәяләде. «Бишле» билгесе барлык бурычлар да үтәлгәч кенә куелачак. Ә башкарасы эшләр аз түгел. Иске Тимошкино җирлегенә керүче Ерепкинода ФАП төзү һәм җиһазландыру планлаштырыла. Яңа Тимошкинода чишмә һәм күпер...

Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Иске Тимошкино һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге җитәкчеләре Федор Степанов һәм Илшат Заһидуллин эшен «дүртлегә» бәяләде.


«Бишле» билгесе барлык бурычлар да үтәлгәч кенә куелачак. Ә башкарасы эшләр аз түгел. Иске Тимошкино җирлегенә керүче Ерепкинода ФАП төзү һәм җиһазландыру планлаштырыла. Яңа Тимошкинода чишмә һәм күпер ремонт таләп итә, Никольскийда гыйбадәт йорты һәм койма, Иске Тимошкино зиратындагы гыйбадәт йорты түбәсен төзү, Батыр поселогына юл салу, Яңа Тимошкинода обелиск булдыру планлаштырыла. Хуҗасыз утлап йөргән терлекләргә бәйле проблема да шул килеш кала бирә. Әйтергә кирәк, терлекләрен ирекле утлап йөрүгә чыгарып җибәргән хуҗалар моның өчен штраф салынасын исләреннән чыгармасыннар иде, өстәвенә аның күләме дә елдан-ел арта бара. Җавапсыз хуҗаларны терлекләрне урлау очраклары да куркытмый, хәтта.
Батырда яшәүчеләрнең Интернетка тоташу турындагы үтенеченә, район башлыгы «була» дип вәгъдә бирде.
Узган елда проблемаларның күп өлеше хәл ителгән. Уңайлы фельдшер-акушерлык пункты эшли, Иске һәм Яңа Тимошкино авыллары балалар бакчаларында күләмле ремонт эшләре башкарылган, тәрәзәләр алмаштырылган. Сүз уңаеннан, Камил Гилманов балалар бакчаларында һәм мәктәптә актив эшләүчеләргә рәхмәт белдерде. Искетимошкинолылар янгын сүндерү машинасын да төзек һәм тулы әзерлектә тоталар. Зиратлар, чишмәләр тәртиптә тотыла, тулаем алганда, авыллар хезмәт сөючән кешеләре, территорияләрнең төзекләндерелгән булуы белән аерылып тора.
Иске Кыязлы халкын һәм җитәкчелекне зур чыгымнар таләп итүче җирле мәктәпне ремонтлау мәсьәләсе борчый, хәер әлеге эштә укытучылар үзләре дә көчтән килгән кадәр ярдәм итәргә әзер. Хәзергесе вакытта зур вакыйгага-мәктәпнең 100 еллык юбилеена әзерләнергә кирәк. Белем бирү учреждениесенә кадәр асфальт юл түшәлгән. Монда ике ел рәттән «Алтэкс» призына район ярышлары үткәрелгән һәм ул агымдагы елда да көтелә. Бу уңайдан «Ватаным Татарстан» газетасы редакторы Миңназыйм Сәфәров та авыл халкы өчен шатлануын белдерде һәм үзенең теләкләрен җиткерде. Биредә су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә акрынлап җайга салына. Бүгенге көндә су скважинасын бораулау эшләре алып барыла, ике су үткәрү торбасы алмаштырылган. Электр тапшыру линияләре дә алмаштыруны таләп итә. Кызыл-Тау халкы түземсезлек белән яңа ФАП көтә. Тиздән әлеге авыл да үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Әмма ике җирлектә дә демографик хәл катлаулы кала бирә. Иске Кыязлыда үлүчеләр саны туучылар саныннан өч тапкырга (7 гә карата 21), Иске Тимошкинода ике тапкырга (11 бала туган, 23 кеше вафат булган) артык.
Тулаем алганда, авылда тормыш җайга салына, яңа йортлар төзелә.
Җитәкчелек кечкенә авылларга игътибарны арттыра бара. Шул рәвешле кискен проблемалар кими.

× × ×

Үткән җомга көнне Беловка авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы үтте. Җирлек башлыгы Илсур Мәхмүтов хисап чыгышында җирлек территориясендәге авылларның тормыш эшчәнлегендәге мөһим мизгелләргә тукталды.


Узган ел Алексеевск, Федоровка поселокларына кадәр юллар төзелгән, балалар бакчасында ремонт үткәрелгән, иганәче Илгизәр Хәмидуллин булышлыгы белән Газиз Кашапов музее бүлмәләрендә ремонт ясалган, Беловка мәдәният йорты түбәсе алмаштырылган һ.б. Шуның белән бергә проблемалар да күтәрелде, агымдагы елга бурычлар да билгеләнде.
Мәдәният учаклары җитәкчеләре Тамара Андреева, Татьяна Екамасова мәдәният йортлары эшчәнлеге турында сөйләделәр. Полиция участковые Рәфис Мостафин оператив хәл белән таныштырды. Киңәйтелгән утырышта шулай ук «Аксу Агро» агрофирмасының башкарма директоры Владимир Айдов та чыгыш ясады. Район башлыгы Камил Гилманов утырышка йомгак ясап, узган елда авыл җирлегендә халыкның тормышын яхшырту буенча күп эшләр башкарылган дип билгеләп үтте. Проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә район җитәкчелеге ярдәм күрсәтәчәк. Мәдәният йортына җыелучылар район хезмәте вәкилләренә, атап әйткәндә җир участоклары тәкъдим итүгә бәйле сораулар бирделәр.
Шул ук көнне Иске Үзи авыл җирлеге Советында да киңәйтелгән утырыш үтте.
Җирлек башлыгы Надежда Айдова җыелучылар алдында хисап тотты. Ул авылның бүгенге тормышы белән таныштырды, муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан һәр тармак эшчәнлеге турында сөйләде, иң яхшыларга рәхмәт белдерде. Полиция участковые Рәфис Мостафин оператив хәл турында җиткерде. Узган елда монда 5 җинаять кылынган-шәхси терлекләр урланган, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аларны ачу өстендә эшлиләр. Утырышта район советы депутаты Анатолий Савинов, балалар бакчасы мөдире Любовь Патимирова, мәктәп директоры Николай Скворцов, «Лениногорскгаз» ЭПУ начальнигы Әнәс Вәлиев чыгыш ясадылар. Район башлыгы Камил Гилманов авыл җирлеге советы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев