Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылда да шәһәрчә

Узган шимбәдә районда зур билгеләнешкә ия вакыйгалар булып үтте-«ФАПлар төзү» республика максатчан программа буенча торгызылган яңа ике фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Моңа кадәр Чув.Енорускино халкына иске бинада медицина ярдәме күрсәтелә иде. Татьяна Кудряшова медицина өлкәсендә 23 ел хезмәт куйды. Аның карамагында 480 кеше. Шартлар да мактанырлык түгел, пациентларны салкын бүлмәдә кабул...

Узган шимбәдә районда зур билгеләнешкә ия вакыйгалар булып үтте-«ФАПлар төзү» республика максатчан программа буенча торгызылган яңа ике фельдшер-акушерлык пункты ачылды.


Моңа кадәр Чув.Енорускино халкына иске бинада медицина ярдәме күрсәтелә иде. Татьяна Кудряшова медицина өлкәсендә 23 ел хезмәт куйды. Аның карамагында 480 кеше. Шартлар да мактанырлык түгел, пациентларны салкын бүлмәдә кабул итәргә туры килде. Менә шуның өчен авылда кыска вакыт эчендә заманча модульле фельдшер-акушерлык пунктының пәйда булуына авыл халкы шатланып туя алмады. Объектны төзү «Аксустрой» район предприятиесенә тапшырылды. Бинаны Георгий Прокопьев җитәкләгән җирле бригада торгызды. Модульны җыю эшләре алтынчы ноябрьдән башланды. Якынча егерме көн эчендә бина төзелеп, коммуналь системалар һәм кирәкле барлык медицина процедуралары белән җиһазландырылды.
Фельдшерлык пунктын ачу тантанасына авыл халкы бердәм җыелды. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Авыл халкы аны чуаш милли киеменнән ипи-тоз белән каршылады. Яңа ФАПны ачу чын бәйрәмгә әверелде. Район башлыгы авыл халкы алдындагы чыгышында, иң мөһиме бүген авылны саклап калу, авыл җирлегендәге тормышны яхшы, уңайлы итү кирәклеген ассызыклады.
Чув.Енорускино халкы яңа ФАП төзелеше өчен район, хастаханә, «Аксустрой» җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Ал тасма киселгән, тантанада катнашучылар заманча стильда җиһазланган зур бина эченә үттеләр. Бина хуҗабикәсе пациентларны кабул итү алып барылачак кабинетлар буйлап йөртте. Катнашучылар шартларның идеаль булуын билгеләп үттеләр.
Шул ук көнне Иске Тимошкино авылында да фельдшер-акушерлык пункты ачылды (рәсемдә).
Әлеге объектны капиталь төзү узган елның ноябрь аенда башланды. ТКХ МПП подрядчы булды. Объектны билгеләнгән срокта тапшыру өчен төзүчеләр салкында да тырышып эшләделәр. Шулай итеп, җиде ай эчендә кирпеч бина калкып чыкты.
Искетимошкинолылар яңа медицина пунктын ачуга бәйрәмгә килгән кебек җыелдылар. Бина алдында милли киемнәргә киенгән үзешчән артистлар төзелеп бастылар. Кунакларны тантанага чакырып, матур көйләр яңгырады. Район башлыгы Камил Гилманов авыл халкына сәламлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Авыл ветераннар советы рәисе Иван Семенов, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов район җитәкчелегенә, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләренә халык исеменнән рәхмәт әйттеләр. Район башлыгы Камил Гилманов подрядчылар вәкиле Николай Колесников һәм ФАП мөдире тантаналы төстә ал тасманы кискәч, яңа медицина пункты үз эшен башлады.
Авылда 960 кеше яши, шуларның 200 дән артыгы балалар һәм яшүсмерләр. Яңа зур ФАП та сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар бар. Процедура, санитария, тикшерү, балаларны кабул итү, изолятор, фельдшер кабинетларында, даруханә пунктында барысы да заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Бүлмәләр якты, зур. Биредә пациентларны ФАП мөдире фельдшер Ольга Мулеева һәм акушерка, балалар шәфкать туташы Раиса Латышова кабул итәчәк. Ә аларның эш шартлары иң яхшы поликлиникалардагы кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев