Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл проблемалары турында

Узган чәршәмбедә Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай торак пунктларында гражданнар җыеннары үтте. Иске Ибрай авыл мәдәният йортына халык белән очрашуга район башлыгы Камил Гилманов белән бергә район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре дә килде. Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Минәсхать Зиннуровның халык алдында хисап тоту турындагы чыгышы узган елда авыл тормышында...

Узган чәршәмбедә Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай торак пунктларында гражданнар җыеннары үтте.


Иске Ибрай авыл мәдәният йортына халык белән очрашуга район башлыгы Камил Гилманов белән бергә район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре дә килде.
Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Минәсхать Зиннуровның халык алдында хисап тоту турындагы чыгышы узган елда авыл тормышында булган барлык мөһим мизгелләрне үз эченә алды. Шул исәптән, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, чишмәләрне төзекләндерү, участок амбулаториясен ремонтлау буенча аерым эш күләме башкарылган; 56 кеше шәхси хуҗалыкларын үстерүгә 10 миллион сумнан артык кредит алган. Узган ел искеибрайлылар 440 тонна сөт, 650 центнер ит тапшырганнар. Җирлек халкы авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 8 миллион сумнан артык күләмдә табыш алган.
Бу авылда терлекләр баш санын саклап калу һәм гаилә фермаларын үстерүгә юнәлдерелгән республика программалары уңышлы эшләп килә. Авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче гомумбелем бирү учреждениесе, җәмәгать оешмалары эше дә мактауга лаек. Район җитәкчесе дә үз чыгышында шул турыда сөйләде. Ул авыл кешеләрен борчыган сорауларга җавап бирде. Юлларның начар булуы һәм су белән тәэмин итү-әлеге авыл халкын борчыган төп мәсьәләләр. Камил Гилманов агымдагы елда әлеге проблемаларны хәл итү буенча эш дәвам итәчәк, дип белдерде.
Көндезге сәгать икедә Яңа Ибрай авыл мәдәният йорты торак пунктның иминлеге өчен җан аткан кешеләр белән шыплап тулган иде инде. Муниципаль берәмлек башлыгы Фәһим Кәбиров йомгаклау чыгышында авыл тормышын яхшыртуга кагылышлы барлык эшләр турында сөйләде. Сәхнә өстендә компьютер аша зур экранга төшерелгән фотогалерея аша рәсемнәрне карап та авылның нинди мәшәкатьләр белән яшәвен күрергә була иде. Җирлек бюджеты 120 процентка үтәлгән. Социаль өлкәдә дә зур үзгәрешләр булган. Узган ел буа капиталь ремонтланган. Мәдәният йорты түбәсенә ремонт ясалган, 200 квадрат метр мәйданда идән яңартылган, электр үткәргеч линияләрнең бер өлеше алмаштырылган, бу эш агымдагы елда да дәвам ителәчәк. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча сугыш ветераны Исмәгыйль Лотфуллинга өй төзелгән. Бер сүз белән әйткәндә, авыл җирлеге, депутатлар корпусы отчет чорында тырышып эшләгәннәр. Шуның белән бергә авыл тормышында проблемалар да бар. Авыл халкы җыенда бу турыда ачынып сөйләделәр. Шул исәптән-экологик хәл дә борчуга сала. Гражданнар фикеренчә, кырларда химик ашламалар һәм пестицидлар куллануны контрольдә тотарга кирәк. Иң зур бәлаларның берсе-автотрассаның җимерек хәлдә булуы. Әмма, юл участогы начальнигы Фәнис Сафин ышандырганча, агымдагы елның языннан Аксубай ягына таба автотрассаны ремонтлау эшләре башланачак. Авыл халкын су белән тәэмин итү планында да эш дәвам итәчәк.
Шәүкәт Кәбиров җыелучыларга ветераннар оешмасы эше турында сөйләде. Участковый Рөстәм Сабиров оператив хәл белән таныштырды. Район башлыгы Камил Гилманов утырышка йомгак ясап, авыл җирлеге эшенә уңай бәя бирде. Очрашуны төгәлләп, ул күп балалы аналар-Гүзәлия Сабирова һәм Флюра Залакаевага ана даны медальләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев